+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Холи безгә дә якын

Һиндстанда иң чагу бәйрәмнәрнең берсе – бенгальча яңа ел. Аның килеп чыгышы турында риваятьләр күп, шуларның берсе буенча бәйрәмнең атамасы явыз Хираньякапишу патшаның кара көчкә ия булучы сеңлесе Холика исеменнән алынган. Бу риваятьтә ак һәм кара көчләрнең бәрелеше турында сүз бара. Соңрак исә, явыз патшаның Прахлад исемле улы үзенә әтисеннән мирас булып калган барлык явызлыкларны да юкка чыгарып, ак көчләр патшасы Вишнага табынып яши башлый. Нәтиҗәдә, җирле халыкның тормышы да уңай якка үзгәрә.

“Зита һәм Гита”, “Өч туган”, “Ана йөрәге”, “Үч һәм закон” кебек Көнчыгышның сентименталь кинофильмнарында бу бәйрәмнең эчтәлеге җанлы картиналарда сүрәтләнә. Тәү карашка, тамаша гади генә сюжетка корылган. Бер фильмда өч төрле вакыйга янәшә куеп тасвирлана: берсе – ай тулган төндә, агач-куакларга төрле шәмдәлләр эленгән ялан-кырларда бәйрәмне ачу тантанасы; икенчесе – сый-нигъмәтле, күңелле җыр-биюләр яңгырап торган, бер-берсенә төрле буяулар, төсле ярма-борчаклар сибешеп, аннары су белән коендырып, уйнаган кешеләр мәҗлесе. Өченчесе, төрле агачлардан үрелгән, яисә, дөге саламы тутырып ясалган Холика карачкысын яндыру.

Бәйрәмдә чагу киемнәр кияләр, күзләрне камаштырырлык итеп бизәнәләр. Йола буенча, өч көн дәвамында, сыерларга саҗдә кылалар, пальма агачларына шәмдәл-гирляндаларэлә ләр, маймылларны ашаталар. Шушы изге бәйрәм көннәрендә яшь егетләр-кызлар бер-берсенә мәхәббәтен аңлата, өйләнешергә вәгъдәләшә, хатыннар ирләрен сабый көтүен әйтеп шатландыра, өлкән яшь тә геләр мирас кәгазьләрен тәртипкә китерә.

Узган ел Һиндстанда Холи бәйрәме 6 мартта узса, быел ул 23 мартта башланып, өч көн дәвам итәчәк! Холи бәйрәмендә башкарыла торган җырлар, әйлән-бәйлән уеннары Русия халкының Яңа ел бәйрәме рухына охшаш. Хөрмәтле вә гыйззәтле һинд туганнарым, Сезне якын көннәрдә Һиндстанда туачак өр-яңа ел һәм яз бәйрәме белән тәбрик итәм!
Читайте нас: