+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
10 март 2016, 02:00

Беренче телефон... “Кызыл таң”да җитештерелгән

Бүген хәтта кайбер балалар бакчасына йөрүчеләрнең дә кесә телефоны бар. Мондый күренешкә беркем дә аптырамый. Чөнки заманы, чоры шундый. Ә бит кайчан гына авылда санаулы кешедә генә йорт телефоны бар иде. Еракта яшәүче дуслар, туганнар белән аралашу могҗизага тиң хәл иде. Шул ук вакытта, араларны якынайтучы җиһазның килеп чыгуы, уйлап табылуының үз тарихы бар. 1889 елның 10 мартында АКШ эшкуары Элмон Строуджер дөньядагы иң беренче автоматик телефон станциясен (АТС) патентлаган. Аны бу максатка ирешергә этәрүче, дәртләндерүче сәбәпләр аеруча кызыклы.

Базарда көндәшлек гадел булырга тиеш. Мондый шарт үтәлсә генә, товар төрләре арта, сыйфаты яхшыра. Шул ук вакытта, хаклар да “тешләшми”. Ә менә базардагы шартлар белән берәрсе уенчык курчакларны хәрәкәткә китергәндәй идарә итсә, уңай нәтиҗәләр турында онытырга кирәк. Нью-Йоркта туган эшкуар Элмон Браун Строуджер да шундый гаделсезлеккә юлыга. Ул Канзас-сити шәһә­рендә кешеләрне җирләү салоны оештыра. Бизнесы көйле бара. Бервакыт керемнәр кими башлый. Ни сәбәпледер, шәһәр халкы икенче эшкуарга мөрәҗәгать итә. Элмон офисында заказлар кабул итүче телефон аппараты бик сирәк шалтырый. Эшкуар төшенке­леккә бирелми һәм бу хәлнең сәбәбен ачыкларга уйлый. Әлбәттә, тикшеренүне үзеннән башлый. Аның кулы астында эшләүчеләр мөрә­җәгать итүчеләр белән әдәпле сөй­ләшәме? Башкарылган эштән барысы да канәгать каламы? Ахырда, Элмон бизнесы үсешмәвендә аның көндәше гаепле икәнлеген ачыклый. Ул вакытта телефоннар автоматик рәвештә эшләмәгән. Тиешле номерны җыйгач, трубканы телефонистка алган һәм тиешле абонент белән тоташтырган. Баксаң, Элмонның көндәшенең хатыны Канзас-ситида телефонистка булып эшләгән һәм Строуджерга шалтыраткан клиентларны да иренең офисы белән тоташтырган. Ачуы кабарган эшкуар җәмгыятьне телефонисткалардан азат итәргә сүз бирә һәм максатына ирешә. Номер җыя торган дискны да ул уйлап чыгарган. 1892 елда “Strowger Automatic Telephone” компаниясе оештырган. Әйтергә кирәк, Элмон Строуджер системасы дөньяның барлык илләрендә дә XX гасырның 70нче елларына кадәр файдаланыла. Строуджер системасы бүген дә төзек эшли.

Русиядә, шул исәптән Башкортстанда беренче АТСлар тарихы Швеция эшкуары Ларс Эрикссон белән бәйле. “Эрикссон” кесә, йорт телефоннары, смартфоннары бүген дә җыела һәм дөньяда иң ышанычлылардан санала. Тарихтагы вакыйгалар башка юнәлеш алган булса, бүген “Эрикссон” фирмасы Русия горурлыгы булыр иде...

Стокгольмда телефон компаниясе хуҗасы Ларс Эрикссон 1897 елда Санкт-Петербургта Русиядәге иң беренче телефон фабрика-остаханәсен оештыра. Бүгенге тел белән әйтсәк, инвестор була. Баштагы чорда 200 кеше эшләгән фабрика 4 елда 12 мең телефон аппараты җитештерә. Керемле эш җитештерү куәтлә­рен киңәй­тергә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, елга 60 мең телефон аппараты җитеште­релә башлый. Детальләр Стокгольмда ясала һәм китерелә. Русиядә телефон җыела һәм тышкы бизәлеше камилләш­терелә. Швед эшкуарының бизнесы киләчәктә тагын да үсешә. Әлбәттә, мондый “майлы калҗа” күпләрнең күзен кызыктыра. Зур керем китерүче заводны кулына төшереп, баерга теләүчеләр арта. Шушы максат белән урыс эшкуарлары завод акцияләрен сатып ала. Нәтиҗәдә, немец һәм швед белгечләре куып кайтарыла. Октябрь револю­циясеннән соң “Эрикссон” заводы дәүләт милке итеп күчерелә һәм “Красная Заря” (“Кызыл таң”) дип атала башлый. Монда 1927 елда СССРдагы иң беренче АТСлар җыела. 1929 елда Дондагы Ростовта илдә иң беренче зур АТС нигездә швед җиһаз­ларыннан тора. Ә менә 1930 елда Мәскәүдә эшли башлаган АТС, башлыча, үзебезнең ил детальләреннән җыела. Шуннан автоматлаштырылган элемтә Новосибирск, Ташкент, Смоленск, Ленинград һәм башка шәһәрләргә дә тарала.

Русиядә АТСларның җи­тештерелүе, камилләшүе Башкортстан белән бәйле. Илдәге дүртенче АТС Уфада ачыла. 1934 елда Уфада 2000 номерлы беренче АТС эшли башлый. 1941 елда “Красная заря” заводы Уфага эвакуация­­ләнә. Баштагы чорда заводта беренче чиратта армиягә таләп ителгән ялан телефоннары, штаб коммутаторлары җыела. Арытаба, безгә яхшы таныш, трубкалы телефоннар җыела башлый.

Хәзер стационар телефоннар тарихта калып бара. Трубкалы, кабельле телефоннарга алмашка кесә телефоннары килде. Моңа карамастан, Элмон Строуджер хезмәте бүген дә әһәмиятен югалтмый. Чөнки ул камилләштергән җиһаз җәмгыять өчен бүген дә зур әһәмияткә ия.

Рәсемдә: Элмон Строуджер; Ларс Магнус Эрикссон; АТС башта шундый булган.
Читайте нас: