+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
10 март 2016, 02:00

Фонограф - революционер

Музыка дөньясында чын мәгънәсендә революция ясаган фонографны — беренче тавыш язу һәм аны уйнату приборын 139 ел элек Томас Эдисон уйлап тапкан. Хәзер аның төрдәшләрен музейларда һәм шәхси архивларда гына очратып буладыр. Ә заманында, ягъни 1878 елда Томас Эдисон үзе уйлап тапкан приборга үзе үк аптыраган. Бу хәл, барлык бөек ачышлар кебек үк, очраклы килеп чыккан.

Телефонын камилләштерү өстендә эшләгәндә Эдисон мембрана өстендә җырлап җибәрә. Мембранага энә беркетелгән була, ул аның бармагына төртелә һәм... идея тууга этәргеч бирә. Бер елдан приборны Америкада тәкъдим итәләр, ә тагын бер елдан фонограф Русиягә килә. Беренчеләрдән булып фонографны Лев Толстой файдаланган. Заманына күрә прибор могҗиза булган. Тимер сандыкка тавышны тотып яшерә алган Томас Эдисонны хәтта тылсымчы дип уйлаганнар. Эдисон супер-машинаны куллану буенча дистәләгән вариант тәкъдим иткән. Әйтик, прибор сәгать эченә куелып, төш вакыты, эш сәгате бетү яки башка мөһим нәрсәләр турында хәбәр бирә алачак, аңа сукырлар өчен китаплар яздырып булачак, хатларга җавап язып, үләр алдыннан әйтелгән соңгы сүзләрне яздырып булачак дип вәгъдә итә. Тик оста күпме генә тырышмасын, аның ачышы идеаль булмый. Механизмны эшләүдә балавыз кулланылган, ул тиз сафтан чыккан. Фонографның төп җитешсезлеге — ул язманы тиражлый алмаган. 1887 елда Эмиль Берлинер тавышны граммофон пластинкасына яздырырга тәкъдим иткән. Беренче вариант бик шыгырдаган, шулай да тавыш чыккан. Грампластинка бүгенге төсенә кергәнче тагын дистә ел узган әле.

Фонограф Эдисонны бөтен дөньяга таныткан. Ул үзенең иҗат җимеше белән гастрольләрдә йөргән, президент Резерфорд Хейзга тәкъдим итәр өчен Ак йортка да чакырылган. Прибор киңкүләм җитештерүгә чыкмаган, чөнки бик кыйммәт — 150 доллар булган. Фәнни оешмалар һәм бай заказчылар гына алган. Әйтик, Миклухо-Маклай фонографка папуаслар сөйләшүен яздырган.

Фонографлар 1910 елга кадәр яшәгән, аларга алмашка граммофоннар, патефоннар, озак уйнаучы винил пластинкалар, күп юллы язу эшләүче приборлар, магнитофоннар, кассеталы плеерлар, компакт-дисклар һәм башкалар килгән. Бүген исә теләсә кем гади генә телефонына да тавыш яздырып, аны Җир шарының теләсә кайсы җиренә җибәрә ала. Фонографлар башлап җибәргән юлның бүгенгесе шундый. Киләчәктә ниләр уйлап табарлар икән?
Читайте нас: