Милләтләр бердәмлеге көне мартның икенче дүшәмбесендә билгеләнә. Оешманың статусы 1931 елда Вестминстерда билгеләнгән. Оешманың секретариаты бар, ел саен аңа керүче илләр конференцияләр үткәрә. Бөек Британия Хөкүмәте составында Берләшмә эшләре буенча министр бар.
Берләшмәгә түбәндәге дәүләтләр керә: Бөекбритания, Канада, Австралия, Яңа Зеландия, Көньяк Африка Республикасы, Һиндстан, Пакистан, Шри-Ланка, Гана, Малайзия, Сингапур, Кипр, Нигерия, Сьерра-Леоне, Танзания, Ямайка, Тринидад һәм Тобаго, Уганда, Кения, Замбия, Камерун, Мозамбик, Намибия, Малави, Мальта, Ботсвана, Гайана, Лесото, Барбадос, Маврикий, Свазиленд, Науру, Тонга, Көнбатыш Самоа, Фиджи, Бангладеш, Гренада, Папуа — Яңа Гвинея, Багама, Сейшель, Соломон утраулары, Тувалу, Доминика, Сент-Люсия, Кирибати, Сент-Винсент, Гренадины, Зимбабве, Белиз, Антигуа, Барбуда, Мальдив Республикасы, Сент-Кристофер, Невис, Бруней, Вануату.