+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 март 2016, 02:00

Ә син агач утырттыңмы?

Һәр ир-ат үз гомерендә агач утыртырга, ул үстерергә, йорт салырга тиеш, диләр. Бу сүзләр Русия кешеләре арасында бик популяр. Ә менә Кытайда хәл башкачарак.

Кытайда 12 март — милли бәйрәм — Агач утырту көне буларак билгеләнә. Һәр елны 11 яшьтән алып 60 яшькә кадәр булган кытайлылар бу көнне кимендә өч-биш агач утыртырга тиеш.

Бу көн Кытай революционеры Сунь Ятсен хөрмәтенә багышланып уздырыла башлый. Ул — күпләп агач утырту, урманнарга сакчыл караш тәрбияләү тәкъдиме белән чыккан билгеле шәхес. 1981 елда бу бәйрәм рәсми статус ала. Агач утырту эшендә гади кешеләр белән бергә Кытай Халык Республикасы һәм коммунистлар партиясе җитәкчеләре дә актив катнаша. Әлеге акциягә һәр елны 60 миллиард юань тотыла. Бәйрәм рәсми төс алган вакыттан башлап Кытайда якынча 50 миллиард агач утыртылган дип исәпләнә. Әлбәттә, мондый бәйрәм Русия халкы өчен дә бик кирәкле һәм файдалы булыр иде.
Читайте нас: