+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 март 2016, 02:00

Торт ашап, “Пи”пелдиләр

14 мартта Халыкара Пи саны бәйрәме үткәрелә. Аны АКШның Сан-Франциско шәһәре физигы Ларри Шоу уйлап чыгарган, имеш. Мәктәптә укыган һәркем белә – Пи саны 3,14кә тигез. Түгәрәк озынлыгының аның диаметрына мөнәсәбәте 3,141592...гә тигез һәм бу саннар чиксезлеккә кадәр дәвам итә. Көндәлек тормышта аның гадиләштерелгән язылышы кабул ителгән – 3,14. Айлар-көннәр язылышы системасында да март – өченче ай, числосы – ундүрт. Очраклылыкмы, алдан уйланылганмы – Пи саны дөньяда иң билгеле физикларның берсе Альберт Эйнштейнның туган көненә туры килә.

Белгечләр фикеренчә, Пи саны Вавилон сихерчеләре тарафыннан ачылган. Ул Вавилон башнясын төзегәндә кулланылган, әмма әлеге санның төгәл булмавы эшне тәмамларга мөмкинлек бирмәгән. Соломон патшаның легендар храмы төзелеше нигезендә дә шушы ук берәмлек яткандыр дип уйланыла.

Галимнәр, математиклар бу датаны бик ярата. Уртасына Пи төшерелгән зур түгәрәк торт тирәсенә җыелышып утыралар һәм бу гадәти булмаган санның сәер холкы (төгәл түгел бит) турында фикер алышу оештыралар.
Читайте нас: