+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 март 2016, 02:00

Әйдә, “видик” карыйбыз!

Беренче видеомагнитофонны 1956 елда Американың AMPex компаниясе чыгара. Аны Русия электроинженеры Александр Понятов уйлап таба.

Александр Понятов Татар­стан­ның Биектау районы Әйшә авылында туган. Казан Император университетында, Мәскәү техник училищесында укый. Студентларның каршылык чараларында катнашканнан соң, эзәрлекләнүдән качып, Герма­ния­гә китә һәм югары техник мәктәп тәмамлый. 1920 елдан Америкада яши. Нью-Йорктагы General Elektric компаниясенең фәнни-тикшеренү бүлегендә эшли. 1944 елда электроникада тик­шеренүләр үткәрү белән шөгыльләнгән AMPex компаниясен оештыра. (AMPex исе­менең тәүге өч хәрефе Александр Михайлович Понятовның исеме, атасының исеме һәм фамилия­сеннән алына). Бу компания 1946 елда магнит тасмасына яздыру җиһазлары уйлап таба. 1947 елда Голливудта тавыш яздыручы беренче аудиомагнитофон тәкъдим ителә. Ике елдан төрле магнитофоннар җитештерелә башлый. 1950 елга кадәр аларда бары тик тасмалар гына файдаланыла. Телевизион тапшырулар туры эфирда бара, киноларның тасма язмалары куела. Телетапшыруларны яздырып алу ихтыяҗы туа. Нәтиҗәдә, 1956 елда Чикагода беренче видеомагнитофон тәкъдим ителә. Җитештерелә башлаган елларда ул бик зур һәм кыйммәт тора. Тәүге видеомагнитофоннар машинадан да кыйммәт – 4 мең доллар була.

1959 елда Никита Хрущев Мәс­кәүдә узган Америка күргәзмәсен карый. Чарада аның АКШ илчесе белән очрашуын төшереп, видеоязмасын бүләк итәләр. Никита Хрущев аны тавыш яздыру фәнни-тикшеренү институтына җибәрә. Белгечләр бу форматтагы язманы укый алмый. КПССның Үзәк комитеты шундый ук җиһазларны СССРда да эшләп чыгару фәрманы бирә. Ике елдан, ягъни 1960 елда “Кадр” исемле беренче видеомагнитофон чыгарыла.

Дөньяда киң кулланылышта видеомагнитофоннар шактый соң –1965 елда гына кибет киштәлә­рендә пәйда була. Ул Япониянең Sony компаниясе җитештергән шул исемдәге җиһазлар була. Аның хакы 995 доллар тора. Берничә елдан Япониянең Philips компаниясе дә видеомагнитофоннар чыгара башлый.

СССРда тәүге видеомагнитофон 1984 елда җитештерелә башлый. “Электроника-ВМ-12” дип аталган бу җиһаз 1975 елда Япониядә чыгарылган “Panasonic NV-2000”­нең күчермәсе була. Ул 1200 сум тора. Заман техникасы дефицит булу сәбәпле, кара базарда ул берничә тапкыр кыйммәт, хәтта машина бәясендә йөри. Аны сатып алган бәхетле кешеләр, видеозаллар ачып, халыкка чит ил фильм­нары күрсәтә башлый. Бу шактый төшемле эш була. Соңрак чит илләрдән видеомагнитофоннар кертелә башлагач, аның хакы арзаная һәм ул теләсә кем сатып алырлык электрон җиһазга әйләнә.

Бүген килеп видеомагнитофоннар чоры тарихта калды. Алар урынына санлы формат килде. Тиздән монысы да искелек калдыгы булып калмас дип берәү дә әйтә алмый.
Читайте нас: