+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
17 март 2016, 02:00

6 мең чакрымны 12 минутта

Кайбер белгечләр, кешенең космоска очуы мөмкин түгел, ул авырлык югалу халәтен кичерә алмас, дигәннәр. Ул гына түгел, авырлык югалу халәтен, төпсез космик киңлекне күреп кешенең психикасы түзә алмас дип фараз кылганнар.

Ләкин бу карашларны Совет космонавты Юрий Гагаринның 1961 елның 12 апрелендәге очышы кире кага, ул гына да түгел, Алексей Леоновның 1965 елның 18 мартында “Восход – 2” корабленда ачык космоска чыгуы кешенең галәмдә исән калу мөмкинлегенә генә мисал булып тормады, хәтта аның уңышлы эшләвен һәм яши алуын да исбат итте.

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Алексей Леонов беренче космонавтлар отрядына 1960 елда языла. 1965 елның мартында Павел Беляев белән Җиһанга оча һәм кешелек тарихында беренче тапкыр ачык космоска чыга. Эчке басым нәтиҗәсендә скафандр шар кебек кабара, космонавт шлюзга сыймый. Ул гадәттән тыш хәлдә дә югалып калмый, өлешчә басымны чыгара.

Җиргә төшкәндә экипажны икенче сынау көтә: автоматлаштырылган төшү системасы гамәлдән чыга. Беляев тормоз двигателен эшкә куша, нәтиҗәдә, “Восход-2” билгеләнгән районга – Пермь тайгасына төшә. 21 мартта гына Леонов белән Беляев ике урманчы ярдәмендә аланга чыга, аларны шуннан вертолет белән килеп алалар.

“Космостан Җирне карау аңлатып булмаслык тәэсир калдырды. Күз алдымда зур глобус әйләнә. Кара һәм Балтыйк диңгезләрен, Болгария, Румыния һәм Италия күренеп тора. 12 минут эчендә Кара диңгездән Енисей елгасына кадәр 6 мең чакрымны мин “атлап үттем”, — дип искә ала космонавт Алексей Леонов.
Читайте нас: