Мәгълүм булуынча, бүген яшьләрне бизнес белән шөгыльләнергә чакыралар. Алай гына түгел, үз эшен ачарга теләүчеләрне эшкуарлар мәктәпләрендә укыталар. “Бизнес-инкубаторлар” да нәтиҗәле эшли. Эшкуарлыкның дәүләт киләчәге өчен мөһим булуы барлык дәрәҗәдәге җитәкчелек тарафыннан мактап телгә алына. Ә Советлар Союзында киресенчә булган. Арзанга әйбер алып, аны арттырып сатарга теләүчеләр “спекулянт” дип аталганнар. Әйтик, ун тун сатучыны сигез елга төрмәгә утыртып куйганнар. Ягъни эшкуарлык белән шөгыльләнү ил тотрыклылыгын какшатучы җинаять эшенә тиң кәсеп булган. Әлбәттә, һәркемнең мондый фикерне хуплавына шул чорда җәмгыятьтә халык миенә сеңдерелгән идеология дә сәбәпче.
1929-37 елларда индустриальләштерү уңышлы тормышка ашырыла. Рәсми мәгълүматлар буенча, билгеләнгән күрсәткечләргә тулысынча ирешелмәсә дә, беренче һәм икенче бишьеллык планнары вакытыннан алда үтәлә. Акча туплауда эчке чыганаклар киң кулланылган. Шәхси эшчәнлеккә гаять зур салымнар кертелгән, шуңа да беренче бишьеллыкта ук ул тулысынча бөлгенлеккә төшкән.
1936 елның 5 декабрендә, беренче ике бишьеллык планнары уңышлы үтәлгәннән соң, СССРның яңа Конституциясе кабул ителә. Ул социалистик җәмгыять төзү бурычларын билгели. Конституциядә СССРда җитештерү чараларының җәмгыять (дәүләт һәм колхоз-кооператив) милкенә әверелүе, бер кешенең икенчесен изүе, түләүсез хезмәттән файдалану нигезләре юкка чыгуы ассызыклана. 16 мартта оештырылган ОБХСС җиң сызганып эшкә тотына. Моңа кадәр илдә социалистик милекне урлау һәм спекуляция белән көрәшү Хәрби революцион комитетка (ВЧК) йөкләтелгән була. Яңа бүлеккә НКВДның җинаятьчеләрне эзләү һәм икътисади бүлегенең иң тәҗрибәле хезмәткәрләре генә җәлеп ителә. Бөек Ватан сугышы чорында ОБХСС хезмәткәрләре сугышта катнашудан тыш, фронтны һәм оборона сәнәгатен кирәкле чимал белән тәэмин итүне контрольдә тоткан. Сугыштан соң ОБХССка җимерелгән шәһәрләрне һәм халык хуҗалыгын төзекләндерүгә тәгаенләнгән әйберләрне урлауга чик кую бурычы йөкләтелгән. 1947 елда ОБХСС Социалистик милекне урлау һәм спекуляция белән көрәшү идарәсенә (УБХСС), 1979 елдан Социалистик милекне урлау һәм спекуляция белән көрәшү баш идарәсенә үзгәртелә. 1992 елның февралендә Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләр буенча баш идарәсе (ГУЭП) дип үзгәртелә. 2005 елда Икътисади хәвефсезлек департаменты дип йөртелә башлый.
Әйтергә кирәк, икътисади хәвефсезлек белгечләренең максатлары заманга бәйле үзгәрешләр кичерә. Югарыда әйтеп үтүебезчә, бүген эшкуарлык үсешенә дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бүленә. Шул ук вакытта, закон бозып керем алырга омтылучы “кара эшкуарлар” барлыгын да онытырга ярамый. Аларның мәкерле ниятләре икътисади хәвефсезлек белгечләре игътибарыннан читтә калмый. Мәгълүм булуынча, икътисади санкцияләр нәтиҗәсендә Русиядә кайбер банклар авырлыклар кичерә. Кредит ставкалары да арта. Мондый чорда ялган банклар ачыла. Алар сакланасы акчаларының проценты югары, кредит процентларының түбән булуы белән халыкны җәлеп итә. Бушлай сырның бары тик капканда гына булганын һәркем яхшы белсә дә, халык бер көнлек банкларга акчаларын үз теләге белән илтә. Былтыр Икътисади хәвефсезлек департаменты Русиядә коммерция банкларында сакланучы 30 миллиард сум акчаның урлануын ачыклаган. Әлеге вакытта җинаятьчеләрне җәзага тарттырудан тыш, акчаларны юллап, хуҗаларына кайтарып бирү эше алып барыла. Былтыр законсыз эшләүче бер банк 3,6 миллиард сум керем алган. Бу эшнең нечкәлекләре дә ачыклана.
Икътисади җинаятьләр аерым кешеләргә, предприятиеләргә генә түгел, дәүләт тотрыклылыгына да куркыныч белән яный. Шуңа күрә хыялларыбызның гамәлгә ашуына, тормышыбызның имин булуына икътисади хәвефсезлек белгечләренә дә рәхмәтле булырга тиешбез.