Бүгенге сыман, моңарчы гамәлдә кулланылмаган яңа алымнарны сынау элек тә җиңел булмаган. Беренчедән, сынаулар шактый зур чыгымнар таләп иткән. Чөнки тәҗрибә уңыш китермәсә, бөләргә мөмкин булган. Икенчедән, хыялларның гамәлдә челпәрәмә килүе җитәкченең эш урынын гына түгел, башын да югалтуына китергән. Патша чорында бүгенге сыман миллионнарча сум акчаларны суга салучылар белән күп сөйләшеп тормаганнар. Шулай да, мондый чорда да яңалыкка омтылучылар табылган. Шундыйларның берсе грек сәүдәгәре улы Дмитрий Бенардаки булган. Ул үзенең фабрикасында Русиядәге иң беренче мартен мичен эшләтә. 2,5 тонналы мичне яшь инженер Александр Износков төзи. Башка эре сәнәгатьчеләр аның тәҗрибәсенә шикләнеп карый. Ләкин мартен миче үзен аклый. Чөнки аның нигезендә мичтә янган җылылык торба аша турыдан-туры һавага очырылмый, икеләтә нәтиҗәле файдаланыла. Шулай итеп, мартен мичләре илнең башка металлургия заводларында да урнаштырыла башлый. Сәнәгатьче, морза Дмитрий Бенардаки биографиясе турында мәгълүматлар күп сакланмаган. Аның хәтта кайда туганлыгы да төгәл билгеле түгел. Моңа карамастан, аның образы, кыланышлары әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Чөнки сәнәгатьче сәнгать, әдәбият белән дә кызыксынган. Чордашы, урыс классигы, ул вакытта өметле язучы Николай Гогольне хөрмәт иткән. Дмитрий Бенардаки белән Николай Гоголь 1839 елда Германиянең Мариенбад шәһәрендә танышканнар. Нәтиҗәдә, Дмитрий Бенардаки “Үле җаннар” әсәрендәге җир биләүче Костанжогло һәм миллионер-хәйрияче Афанасий Муразов образларының прототибы булган. Сормово заводында мартен миче 1998 елга кадәр эшли.
Мәгълүм булуынча, файдалы казылмаларга бай Башкортстан ил металлургиясе үсешендә мөһим урынны били. Республикада иң беренче мартен миченең эшли башлавының үз тарихы бар. Бер чыганак буенча, Башкортстанда мартен миче иң беренче булып Белорет металлургия комбинатында сыналган. Әйткәндәй, комбинатка 1762 елда сәүдәгәрләр И. Б. Твердышев белән И. С. Мясников нигез салган. Заводны төзүчеләр һәм аның иң беренче эшчеләре булып Казан, Түбән Новгород, Пенза, Рязань губерналарыннан китерелегән крепостной крестьяннар булган. Заводның куәте елга 122,5 мең пот чуенга һәм 80 мең пот тимергә җиткән. Шул чорда заводта 840 кеше исәптә торган. Шуларның 145е цехларда эшләсә, калганнары мәгъдән казып чыгарганнар, урман кискәннәр һәм башка эшләрне башкарганнар. 1773 елда завод, Пугачев баш күтәрүе нәтиҗәсендә, завод өч ел эшләми торган. Чөнки күпчелек эшчеләр Пугачев отрядларына кушылган. 1784 елда Белорет заводы И. С. Мясниковның өлкән кызы исеменә яздырыла һәм аны кияүгә биргәндә сәүдәгәр А. И. Пашковка бирнә буларак күчә. 1874 елда “Пашковларның Белорет тимер җитештерүче заводларның акционерлар җәмгыяте” оештырыла. Мәскәүдәге “Вогау и Ко” сәүдә йорты заводның хуҗасына әверелә. Завод идарәсенә Германиядән чыккан капиталист Гуго Вогау да керә. Яңа хуҗалар заводны үзгәртеп корырга керешә. Иске домна мичләре үзгәртеп корыла. Аларның җитештерү куәте көчәя. 1876 елда мичнең иске җиһазлары Швециядән китерелгән яңа җиһазларга алмаштырыла. Ә 1894 елда иң беренче мартен миче эшли башлый. Мич 915 пот (15 тонна) корыч сыешлы була. Мәгъдәнне ат җигелгән арбаларда китергәннәр. 1898 елда 20 һәм 25 тонна сыешлы янә ике мич төзелә. Мартен миче Башкортстанның башка төбәкләрендә дә файдаланыла. 1924 елның 10 декабрендә Баймак алтын-бакыр заводында мартен миче эшли башлый. Башкортстандагы мартен мичләре төбәк, ил сәнәгате өчен генә түгел, ил иминлеге өчен зур әһәмияткә ия була. Чөнки Бөек Ватан сугышы вакытында Башкортстанда җитештерелгән корычтан, тимердән, чуеннан бик күп танклар һәм башка кораллар ясала. Сугыштан соң илне аякка бастырган чорда да мартен мичләренә нигезләнгән төбәк металлургиясе тулы куәтенә эшли.
Бүген Русиядә санаулы гына заводларда мартен мичләре эшли. Алар заманнан артта калган җиһазлар исемлегендә йөри. Шулай да бу мичнең җәмгыять өчен әһәмияте чиксез зур булуын танырга кирәктер.