+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
17 март 2016, 02:00

Мыекны кырып куйыйк

Ир-атларның һәр таңы кырынудан башлана. Бу максатка ике төрле ирешергә мөмкин. Станок һәм электр кырынгычы ярдәмендә. Икенчесе хәвефсезрәк һәм арзанрак санала. Сыйфатлы электр кырынгычында киселмисең. Өстәвенә, ул озак еллар хезмәт итә. Шуңа күрә 18 мартны электр кырынгычын үз итүчеләрнең дә бәйрәме дияргә нигез бар. Шушы көнне 1931 елда АКШта беренче тапкыр электр кырынгычлары җитештерелә башлый.

Безнең тормышны җиңеләй­түче электр кырынгычын отставкадагы полковник Джейкоб Шик уйлап чыгарган. Аляскада салкында битне юешләп, сабынлап кырыну уңайсыз була. Шул вакытта ул пычаклы, электр моторы ярдәмендә эшләүче җиһаз турында уйлана. Беренче кырынгычлар зур һәм уңайсыз була. Малтабар учка сыючы, куәт­ле электр двигателе төзе­мичә кырынгыч эшләп булмаячагын аңлый. Ниһаять, камиллек өстендә эшләү нәтиҗә бирә. 1931 елның18 мартында без бүгенге көндә файдаланган электр кырынгычына охшаш җиһаз җитештерелә башлый. Ел эчендә 3000 электр кырынгычы сатыла. 1 җиһаз 25 доллар торган. Җиһазны ир-атлар үз итә. 1937 елга 1,5 миллион данә сатыла һәм Джейкоб Шик 20 миллион доллар акча эшли.

Әйтергә кирәк, электр кырын­гычларының тарихы һәм бүгенге язмышы Башкортстан белән дә тыгыз бәйле. Безнең “Агыйдел”­ләр илдә иң яхшы кырынгычлардан санала.
Читайте нас: