Тарихта басып алулар, канкоешлы сугышлар күп булган. 1767 елда Бирма Сиамның борынгы башкаласы, бүгенге көндә Таиланд территориясендә урнашкан Аютайя шәһәрен басып алган. Муай Тай алымнарын оста белүче Най Кхан Том да әсирлеккә төшкән. Патша аның осталыгын сынап карарга теләгән һәм алыш оештырган. Най Кхан Том дошман гаскәренең иң көчле ба-һадиры белән алышкан һәм беренче секундта ук җиңүгә ирешкән. Гаҗәпләнгән патша бер шарт куйган. Әгәр дә Най ун бирмалыны җиңсә, аны иреккә җибәрәчәкләр. Най Кхан Том бер-бер артлы ун көрәшчене җиңеп, туган иленә батыр булып кайткан. Шул чордан бирле 17 мартта Най Кхан Томга һәм тай боксына хөрмәт йөзеннән бәйрәм чаралары оештырыла. Бу көнне алышлар үтә. Аютайяда тай боксы фестивале бик күп туристларны җәлеп итә.
Әйткәндәй, тай боксы – ул урам сугышына, кагыйдәсез сугышка якын торучы спорт төре. Алыш вакытында хәтта тез, терсәк белән дә һөҗүм итәргә ярый. Муай Тай “ирекле алыш” дигән мәгънәне аңлата. Шул ук вакытта, беренче карашка кырыс тоелган бу спорт төре Таиланд халкының тарихының, мәдәниятенең аерылгысыз өлеше санала. Көндәшләрнең алыш башланганчы милли көйгә “вай кру” биюен башкаруы да шул хакта сөйли.
Муй Тай белән Таиландта 120 мең һәвәскәр һәм 10 мең һөнәри спортчы шөгыльләнә. Хәрбиләр һәм полиция хезмәткәрләре исәпкә алынмый. Чөнки тай боксы аларның физик әзерлек программасына болай да кертелгән. Тай боксы дөньяның күпче-лек илләрендә, шул исәптән Русиядә һәм аның төбәкләрендә дә киң таралган.