+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
VK
OK
Telegram
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
17 март 2016, 02:00
Ә сез симнель пешерәсезме?
18 мартта Бөек Британиядә Ана көне билгеләнә. Ул королева Виктория заманыннан ук килә. Нәкъ шул чорда балалар, туган йорттан иртә чыгып китеп, үзаллы тормыш белән яши башлый, эшләп, гаиләсенә ярдәм итә. Язның матур бер көнендә алар әниләре янына җыела, кайта алмаганнары хат аша котлый.
Англия халкы өчен бу бәйрәм әле дә мөһим. Шушы көнне ир-атлар хатыннарын хуҗалык эшләреннән азат итә, балалар үзләре ясаган открытка, чәчәк бәйләмнәре белән әниләрен котлый. Бу көндә күп йортларда махсус әниләр торты – симнель пешерәләр.
Читайте нас в