+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
19 март 2016, 02:00

Бәйрәм итәргә яраталар да соң!

Сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалык хезмәт­кәрләре көне 1966 елдан башлап июльнең дүртенче якшәмбесендә билгеләнә. СССР Югары Советы карары белән 1980 елда бәйрәм датасы мартның өченче якшәмбесенә күчерелә.

2013 елда Русия Президенты Указы нигезендә Сәүдә хезмәткәр­ләре көне булып июльнең дүртенче шимбәсе санала. Шуңа карамастан, аталган тармаклар хезмәткәрләре күнегелгән датадан баш тартмый һәм икесен дә билгеләп үтәләр.

Безгә нәрсә, бәйрәм итәргә генә булсын. Әллә нинди байбак, Изге Валентин, Пи саны һәм башка шундый көннәр булганда, ни өчен бер бәй­рәмне ике тапкыр үткәрмәскә, ди. Әнә, Яңа елның яңасын да, искесен дә билгелибез ич.
Читайте нас: