Бу көнне 1960 елда Шарпавиль шәһәрендә (Көньяк Африка) полиция илдә африкалыларны мотлак паспортлаштыру турындагы апартеид законына каршы тынычлык демонстрациясенә чыккан 69 кешене атып үтерә.
1966 елда бу көнне игълан итеп, БМО халыкара җәмәгатьчелекне раса дискриминациясенең барлык формаларына каршы көрәш игълан итәргә чакыра. Шул рәвешле, раса дискриминациясенең кеше хокукларын бозу икәнен раслый. Берләшкән Милләтләр Оешмасы дискриминация икътисади һәм социаль үсешкә, шулай ук халыкара хезмәттәшлеккә һәм тынычлыкка җитди комачаулык тудыруын таный. БМО раса дискриминациясе белән бәйле һәртөрле сәясәткә дә кискен каршы чыга. Оешма дәүләтләрне “Барлык төр раса дискриминациясен бетерү турында”гы декларациясен үтәргә, бу кешелеккә каршы җинаять белән каршы көрәшергә чакыра.