Шигъри сүз элек-электән илаһи мәгънәгә ия булган. Шагыйрьләрне сугыш каһарманнарына, халык азатлыгы өчен көрәшүчеләргә тиңләгәннәр. Шигъри сүз авыздан – авызга, колактан – колакка таралып, гыйлем, әхлак тараткан, гашыйкларга һәм газап чигүчеләргә юаныч булган. Пушкин, Лермонтовларның шигъри сүзләреннән хәтта патшалар да курыккан. Дөрес, базар заманы тантана иткән чорда шигърияткә игътибар кимеде. Ләкин моңа вакытлы күренеш дип ышанасы килә.
Башкортстан Язучылар берлегендә әгъза булып торучы 271 каләм иясенең өчтән икесе – шагыйрьләр. Язучылар берлеге каршындагы татар телле әдипләр берләшмәсендәге 51 әгъзаның 39ын шулай ук шагыйрьләр тәшкил итә. Әгъза булмаган актив шигырь язучылар йөздән артык. Редакцияләргә агылган хатларда да шигырьләр зур урын алып тора.