+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
19 март 2016, 02:00

Төньякта – яз, көньякта – көз

20-21 мартта Кояш Җир шарының нәкъ экватор уртасында торып, көньяк ярымшарны да, төньягын да бертигез яктырта. Бу чорда көн белән төн тигезләшеп, икесе дә төгәл 12 сәгать тәшкил итә. Кояш исә төп-төгәл көнчыгыштан чыгып, көнбатышта бата. Бу көнне Җирнең төньяк ярымшарында – астрономик яз, көньягында астрономик көз башлана.

Төньяк ярымшарда яшәүче Русия халкы өчен 20-21 март килеп җитүе язны тоткарлап торучы кара көчләрнең җиңелә башлавын, салкыннарның чигенүен аңлаткан. Халык төрле йолалар, магик чаралар ярдәмендә яз килүен мөмкин кадәр тизләтергә тырышкан. Мәсәлән, борынгы чорда татар халкында бу көнне җар салу йоласы киң таралган булган. Йоланың асылында Кояшка табыну, җылы чакыру, салкыннарны, кышны куу ята. Борынгылар, аеруча балалар һәм яшьләр, биегрәк урыннардан – йорт түбәләреннән, койма башларына, калкулыкларга, тауларга менеп, Кояш чакырганнар; теләкләр әйтеп, сүз көче белән кышны, салкыннарны тизрәк озатырга тырышканнар; камырдан “кошлар” ясап, шуларны мичтә пешереп, очлы таякларга, колга башларына кидереп, урамда “очырып” йөргәннәр. Кошларның очуын күргәч, Кояшны тоткарлап, кышны саклап торучы кара көчләр куркып кача, дип ышанылган. Шул рәвешле, борынгылар хәйлә ярдәмендә салкыннарны, явыз ия-рухларны алдарга өметләнгән.
Читайте нас: