1926 елда “Башмедторг” оешмасы үзгәртеп корылу нәтиҗәсендә “Башаптекауправление” оеша. Аның беренче рәисе Барый Усманов була.
1926 ел башында Уфадагы үзәк даруханәләр склады, Белорет, Стәрлетамак, Бөре, Бәлә-бәй шәһәрләрендә складлар, фармацевтик лаборатория, җимеш сулары заводы, 20 даруханә (аның җидесе Уфада) була.
1960-65 елларда 109 даруханә ачыла, шуларның 80е – авыл җирендә. 50 даруханә үзгәртеп корыла.
Даруханәләр челтәре елдан-ел камилләшә, аларның оешу формасы да үзгәрә бара.
2003 елдан предприятие “Башфармация” дип атала. Ул муниципаль даруханәләр белән беррәттән республика халкын һәм дәвалау-профилактик учреждениеләрне дарулар белән тәэмин итә.