-12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
22 март 2016, 02:00

Җирдәге иң зур байлык!

Суның тереклек өчен никадәр мөһим икәнлеген сөйләп тору кирәк микән? Җир шарындагы барлык суның 97,5 проценты – океаннар өлешенә туры килгән тозлы су. Ә калганының 68,7 процентын бозлыклар тәшкил итә. Шулай итеп, кешелек планетадагы барлык су ресурсларының бары тик бер процентын (!) гына куллана ала.

Егерменче гасырдан башлап кеше-лекнең суны куллануы алты тапкырга арткан, бүген су проблемасы кискен тора. Шунлыктан 1993 елда БМОның Генераль Ассамблеясе 22 мартны Бөтендөнья су ресурслары көне дип игълан итте.
Галимнәр кешегә тәүлегенә 2,5 литр су җитә дип исәпли. Әмма бу сан елдан-ел арта. Борынгы кешеләргә су шул күләм­дә дә җиткәндер, әмма авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә башлау аңа ихтыяҗны арттыра. Цивилизациянең башында ук Мисыр, Һиндстан, Кытайда басулар су белән туендырыла, беренче гидротехник корылмалар төзелә башлый.

Статистика туксанынчы еллар башыннан планетаның 20 процент халкы чиста суга интегүен билгели. Бу хәл Африка, Кытайда аеруча нык кискен. Гомумән, бүген су җитмәүдән дөньяның 43 илендә 700 миллион кеше интексә, белгечләр 2025 елга халыкның өчтән ике өлеше шушы проблема белән очрашачак, дип кисәтә. Моның сәбәпләре — тирә-як мохитнең пычрануы, халык саны арту, су ресурслары белән идарә итү җайга салынмау, бу юнәлештә инвестицияләр булмау.

Әледән-әле кораллы конфликтлар булып торуы да җирдә су өчен никадәр көрәш баруы турында сөйли. Соңгы ярты гасыр эчендә генә дә төрле илләр арасында 37 хәрби конфликт булган. Шуңа да, арытаба су өчен сугышлар булмасын дисәк кешелек аны сакчыл кулланырга тиеш. Русия тер­риториясендә 2,5 миллион елга исәпләнә, аларның иң зуры — Идел. Бездәге күлләр­нең саны — 2,7 миллион, шулар арасында данлыклы Байкал бар, ул планетадагы иң тирән күл һәм төче суны саклаучы иң зур “резервуар” буларак билгеле. Илдәге бөтен су запасларының 20 проценты Байкал өлешенә туры килә. Шуңа да Русия бөтен дөнья алдында суны саклау өчен җаваплы.

Башкортстан шулай ук сулыкларга бай төбәк. 600дән артык елга, 800 күл, буалар, сусаклагычлар бар. Белгечләр Агыйделнең сизелеп саегуын билгели, шулай ук терлекчелек комплексларыннан һәм башка авыл хуҗалыгы объектларыннан аккан су, басулардагы органик һәм минераль матдәләр, руда чыгаручылар, нефть­челәр, сәнәгать предприятие­ләре елга-күлләргә сизелерлек зыян сала. Әйтик, Агыйдел нефть продуктлары калдыклары, фенол, нитратлар, марганец белән пычранган. Аның кушылдыкларында да шулай ук аммонийлы азот, нитрат, нефть продуктлары, бакыр нормадан күпкә артык. Моның нәтиҗәсендә төрле биоген мутацияләр башлана, елга-күлләрдән бик күп төр балыклар юкка чыккан, ә булганнары күп җирдә сыйфаты буенча ашарга яраклы түгел, сулык­ларның үсемлек һәм хайваннар дөньясы ярлылана.

Финанслау булмау сәбәп­ле, су белән тәэмин итүче объектлар бик күп тиешле санитар-гигиена таләпләренә туры килми. Экспертлар билге­ләвен­чә, су проблемасы аеруча Дуван, Борай, Кырмыскалы, Кушнаренко, Краснокама, Дүртөйле, Яңавыл, Бөре, Мәчетле, Балакатай, Туймазы районнарында кискен тора.

Кайбер галимнәр, су җитмәү проблемасы юк, ә аны нәтиҗәле тотыну проблемасы бар, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бардыр. Көнбатыш, Европа илләрендә суга сакчыл караш кечкенәдән тәрбияләнә, ә бездә, кызганычка каршы, мондый тәрбия юк.

Соңгы 50 елда планетаның барлык зур елгаларында да суның азаюы күзәтелә, бу исә климатның глобаль үзгәрүе һәм халык саны арту белән аңлатыла.

Суны юкка гына ил үсешенең стратегик нигезе, дип атамыйлар. Бүгенге көндә Русиянең икътисад нигезен ягулык сәнәгате һәм бу өлкәне үстерүгә булышлык итүче минераль чималлар запасы тәшкил итә. Әмма запас ел саен кими бара. Русия экспортының асылын тәшкил итүче һәм төп финанс чыганагы булган нефть запаслары кими. Белгечләр шулай ук табигый газ запасларының да кимүен билгели. Нефть дәвере тәмамланса, Русия икътисады нинди хәлгә төшәр? Экспертлар, белгечләр бу очракта Русия үзенең икенче байлыгы — су белән табыш китерә башларга тиеш, “кара алтын”ны су алмаштырачак, дигән фикердә. Бүгенге көндә Русия барлык запасларның ике процентын куллана, калган өлешен ул башкалар белән бүлешә алачак. Әмма суны нефть сыман “чиста чимал” рәвешендә сатып булмый. Шунлыктан нәтиҗәле техноло­гияләрне үзләштерүгә игътибарны арттырырга кирәк. Шулай ук су аз булган илләргә электроэнергетика, металлургия, полимер химиясе, авыл хуҗалыгы, целлюлоз-кәгазь, җи­тештерү белән шөгыльләнү авырлашачак. Менә шул вакытта инде Русия бу илләргә үзенең продукциясен тәкъдим итә, төп экспортер була алачак. Шуңа да бүгеннән безнең илгә бу юнәлештә эшләргә, югарыда санап үтелгән тармакларны үстерер­гә кирәк.

Болар барысы да киләчәк­тә. Монда хөкүмәт кызыксынган булырга тиеш. Әмма һәр гади кеше дә сулыкларны саклауга үз өлешен кертә ала. Бу зур проблеманы хәл итү кечкенә экономияләүдән башлана. Халыкта, аеруча шәһәр кешесендә суга сакчыл караш юк. Без, авылда үскәннәр, аны көянтәләп җилкәдә ташыгач, сакчыл тотынып өйрәнгәнбез. Ә менә шәһәр кешесе, туганнан бирле су иркен агып торгангамы, аны бөтенләй сакламый, савыт-саба, кер юса да, үзе юынса да, артыгын агыза, юкка сарыф итә.

Республикада су үтмәгән, әле дә суны чишмәләрдән эчкән, кое суы кулланган авыллар байтак. Мондый торак пунктларда чишмәләр каралган, ә менә су торбалардан аккан авылларда, кызганычка каршы, чишмәләргә игътибар юк, аларның күбесе ташландык хәлгә килгән. Ә бит җир астыннан бәреп чыккан чишмәләр — табигатьнең зур байлыгы. “Башкортстанның табигый ресурслары һәм экологиясе” республика максатлы программасы кысаларында ел саен чишмәләрне төзекләндерү өчен акча бүленә. Шулай ук җәмгыятебездә, хөкүмәт­тән көтеп тормыйча, үзләре чишмәләрне төзекләндергән, аларны хәстәрләп торган кешеләр дә бар. Мәсәлән, Тәтешле районында чишмәләрне изге санап, аларны караучылар байтак. Күр­демдә шулай ук Атнабай шигырь­ләрендә дә данланган Җиде күзле чишмә матур итеп төзеклән­дерелгән. Булкайпан авыл Советына караучы авылларның һәрбер­сендә чишмәләр матур, төзек. Узган ел Иске Сикияз авылындагы чишмәне төзекләндерүгә күп көч салынган. Димәк, барысы да үзе-бездән тора. Табигатькә, елгаларның чиста­лыгына, чишмәләрнең торышына битараф булмаган җирдә сулар кипми, пычранмый, малдан таптатылмый, чишмәләр югалмый.

Әйе, бездә чишмәләр дә, елгалар да күп, әмма кайдадыр бер йотым суга интеккән илләр бар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүмат­ларына караганда, суның сыйфаты начар булудан дөньяда ел саен биш миллион (!) кеше үлә. Шуңа да табигать байлыгына саграк карасак, кулдан килгәнчә, сулыкларны сакласак иде. Бу безнең барыбызның да изге бурычыбыз.
Читайте нас: