+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
22 март 2016, 02:00

Табигатьнең начар чагы юк

23 мартта Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән Бөтендөнья метеорология көне билгеләнә. Бу чарага 189 илнең метеорология хезмәтләре җәлеп ителгән. Һәм ул 1961 елдан билгеләнә.

1950 елның 23 мартында Бөтендөнья метеорологлары оешмасы барлыкка килүе хакында киң җәмәгатьчелеккә хәбәр ителә. Иртәгә үтәсе һөнәри бәйрәмне алар: “Һава торышы, климат һәм су мәгъ­­лү­мат эрасына” – девизы белән рухланып каршылый.

Бу чара төрле елларда төрле девиз астында үткән. Миңа, мәсәлән, аларның: “Һава торышы, климат һәм су – киләчәккә әйдәү­че көч”, “Табигать казаларын кисәтү – безнең һәм сезнең эш!”, “Ялгышу безгә хас түгел!”, “Үзегезгә ышаныгыз – безне онытмагыз!” дигәннәре ошады.

Метеорологлар халыкка ихтимал катаклизмнарны яки һава шартларының көйсезләнүен алдан хәбәр итәргә бурычлы. Алдан кисәтүләр халыкны йокысыннан уятып җибәрә. Әйткәндәй, җир-су, һава, шартларының атмосфера басымын үлчәү, гидрометеорология үзәкләренә хәбәр итү, кыскасы, бөтен күзгә күренгән һәм күренмәгән нәрсәләр өчен табигать-ана, ил һәм халык алдында сынау тоту – метеоролог һөнәренең асылын тәшкил итә!

Шуңа карамастан, бездә табигать һәлакәтләре килеп чыгып кына тора. Статистика мәгълүматларына караганда, соңгы ун ел­да 80 процент казалар метеорологик һәм гидрологик бәлаләр арка­сында килеп чыккан. Әйткәндәй, 50нче елларда табигать һәлакәтләре аркасында каза күрүчеләрнең югалтуларын компен­сация­ләү һәм җимереклекләрне төзәтү өчен ил казнасыннан – 4 миллиард, ә 90нчы елларда 40 миллиард доллар бүленгән.
Киләчәктә болар тагын да ямьсезрәк күренешкә, югалтуларга, зур фаҗигагә әверелмәсен өчен метеорологларга гына түгел , безгә дә күңелебездәге ваемсызлык бозларын кузгатасы бар әле, димәк.
Читайте нас: