+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
22 март 2016, 02:00

Әйдәгез Нептун бәйрәменә!

Мәгълүм булуынча, 1986 елда Хельсинки конвенция­сенең унҗиденче утырышында Балтыйк Диңгезе көнен билгеләүне гамәлгә кую карары тикшерелә.

Һәм, киң җәмәгать­челекнең хуплавын алгач, бу дата март­ның 22н­че көненә тәгаенләнә. Әйт­кәндәй, Балтыйк диңгезе 15 мең еллар элек Валдай бозлы­гы­ның кузгалуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип тә аңлата галимнәр. Алар белдерүенчә, боз кисәкләре зур көч белән хәрәкәт иткәннәр, хәтта тигез җирләрне актарганнар. Ә инде вакытлар үтү белән ул чокырлар тирән сулы елгаларга әверелеп, анда яңа боз кисәкләре күзә­телә башлаган, диләр.

Кайбер тарихи чыганакларда ул борынгы Варяж исеме бе­лән телгә алына. Бүгенге көндә аның тирәнлеге – 21, ә урыны бе­­лән 470 метрга җитә. Сүз уңаен­­нан, Балтыйк диңгезе аша Русия, Европа һәм Азия иллә­ренә күпер салынуын да ассызыклап үтәргә кирәк. Әлеге ва­­кыт­та аны чүп-чардан, ләм­нән тазарту, браконьерлардан саклау таләп ителә. Киләчәктә Табигатьне саклау министрлыклары бу эшне үз күзәтүе астына алыр һәм тиешле чарасын күрер, дип ышаныйк!

Ел саен Балтыйк диңгезе­нең туган көненә багышлап Неп­тун көннәре, йөзүчеләр ярыш­лары оештыру – матур күренеш. Әйтергә кирәк, төрле илләрдән сәяхәтче-туристлар да килгәч, бәйрәм чаралары аеруча күңелле була!
Читайте нас: