Ә инде 2007 елда бу гаделсезлек юкка чыгарылган. Русиянең мәдәният министры Александр Соколов бәйрәмгә дәүләт статусы бирү тәкъдиме белән чыккан. Көне дә билгеләнгән — 25 март.
Яңа елдагы кебек унар, хатын-кызлар бәйрәмендәге кебек өчәр көн ял итеп булмый бу бәйрәмдә. Ул — эш көне. Шулай да, мәдәният хезмәткәрләре аны көтеп ала. Бу көнне аларга — журналистикага, кинематографиягә, театрга, музыкага, спортка, китап чыгаруга аеруча зур өлеш кертүчеләргә мактаулы исемнәр бирелә. Мәдәни-агарту эше алып баручылар да: клуб, мәдәният йорты, музей, китапханә, филармония, әдәби фондлар хезмәткәрләре, үзешчән коллективлар бүләкләнә. Шулай ук, бу бәйрәмне мәдәният белгечләре әзерләүче югары уку йортларының студентлары һәм укытучылары да билгели. Танышларыгыз арасында шундый кешеләр бармы? Котларга онытмагыз!