+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
24 март 2016, 02:00

Җитештерүне фәнни югарылыкка күтәреп

Профессор Рафаэль Исмәгыйлевка – 65 яшь.Һәр илнең икътисади үсеше фән һәм җитештерүнең үзара тыгыз бәйләнешенә нигезләнә. Бу аеруча авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагыла, чөнки тармак эшчәнлеге тотрыксыз һәм даими үзгәреп торучан табигать шартларына бәйле. Республикада тармак эшчәнлеген фәнни нигездә алып баруга зур игътибар бирелә. Бу мәсьәләне хәл итү өчен тармакны яхшы белүче галимнәр кирәк. Профессор Рафаэль Исмәгыйлев – нәкъ шундыйларның берсе.

Республикада эшләүче агро­ном­нарның 90 проценты – Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлаучылар, ди­сәм, ялгышмам. Профессор Р. Исмәгый­лев студентларны беренче курстан ук иҗади эшкә җәлеп итә. Булачак агрономнар аның җитәк­челегендә авыл хуҗалыгы культураларын игү технология­ләре нечкәлекләренә өйрәнә. Профессор яшь белгечләрнең квалификациясен күтәрү, һөнәрен камил­ләштерү өстендә даими эшли. Консуль­тация­ләр үткәрә, яңа алымнарны үзләштерергә ярдәм итә. Ул җәен дә, кышын да республика хуҗа­лыкларында еш була. Үсем­лекчелек буенча республика күләмен­дәге бер чара да аның катнашлыгыннан башка үтми.

Язгы чәчү алдыннан хуҗалык-лардан, шулай ук, илнең башка төбәкләреннән агрономнар, район һәм министрлык җитәкчеләре профессорны конференцияләрдә чыгыш ясарга чакыра.

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Рафаэль Ришат улы Исмәгыйлев – тармактагы проблемаларны яхшы күзаллаучы киң карашлы, тирән белемле галим. Ул – Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Русиянең атказанган югары мәктәбе хезмәткәре, университетның үсемлекчелек кафедрасы мөдире.

Базар икътисады шартларында көндәшлекне һәм хуҗалык икътисадын үстерү җәһәтеннән югары сыйфатлы продукция җитеш-терүне җайга салу зур әһәмияткә ия. Галим-агроном ашлык җитеш-терүне фәнни нигездә үстерүгә зур игътибар бирә. Уңышның нигезе – уҗым культуралары үстерүдә. Туфрак эрозиясенә каршы көрәшү өчен, чәчүлекләрне, матди-техник һәм хезмәт ресурсларын нәтиҗәле файдалану җәһә­теннән уҗым культураларының роле аеруча зур булуын билгели. Алар гомум чәчүлек мәйдан­нарының 15-20 процентын алырга тиеш, дип исәпли галим. Аның җитәкчелегендәге фәнни белем бирү мәктәбе уҗым арышы орлыгын җитештерү технологиясен эшләде.

Ул Хөкүмәт һәм министрлык-ның республика хуҗалыкларында чәчүлек мәйданнарын саклау, ашлыкның һәм уҗым арышының уңдырышлылыгын арттыру буенча карарларын гамәлгә ашыруга күп көч сала. Рафаэль Ришат улы республика гәзитләрендә һәм “Сельские узоры” журналында – мәкаләләре белән, шулай ук, телевидение һәм радиода еш чыгыш ясый.

1999 елда орлык сыйфатын билгеләүче күрсәткеч буенча Илеш элеваторында сатуга чыгару өчен уҗым арышы орлыгы әзерләнә башлады. Хәзер республика аны җитештерү күләме буенча илдә алдынгылар рәтендә тора. Арыш башка төбәкләргә һәм чит илләргә дә чыгарыла. Бүгенге көндә Р. Исмәгыйлев терлекчелек тармагында азык буларак файдалану өчен арышның сыйфатын яхшырту өстендә эшли.

Аның фәнни мәктәбе икмәк пешерү өчен бодай игүнең яңа технологик алымнарын кертү һәм камилләштерү белән дә шөгыль­ләнә. Бу җәһәттән Илеш районы “Сельхозхимия” берләшмәсенең тәҗрибә басуында тик­ше­ренүләр үткәрелде һәм сатуга сыйфатлы бодай орлыгы җитештерү технологиясен эшлә­гән өчен институт кафедрасы һәм предприятие 2002 елда Мәскәүдә үткән Русия агро­сәнәгать күргәзмәсендә – көмеш медаль һәм икенче дәрәҗә диплом, шул ук елда Уфада үткән XII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Ул укучылары белән башка төр культуралар җитештерү алымнарын да өйрәнә. Соңгы елларда шикәр чөгендеренең югары уң­дырышлы сортларын, сыйфатлы гербицидлар һәм комбайннар куллану әлеге культураның уңды­рышлылыгын гектарыннан 250-350 центнерга җиткерү мөм­кинлеге бирде.

2000 елда яшелчә культуралары уңышын арттыру буенча тик­шеренүләр башланды. Бу өлкәдә белгечләр җитмәү сәбәпле, Рафаэль Ришат улы тәкъдиме белән университетта яшелчәче-агрономнар укытыла башлады.

Хуҗалыкларны культурала­р­ның бездәге кырыс табигать шартларына туры килүче сортла­ры бе­лән тәэмин итү – көнүзәк мәсьәлә булып тора. Русия һәм республика Хөкүмәтләре үсемлек­ләр селекциясен һәм орлыкчылыкны үсте-рүгә зур игътибар бирә. Р. Ис­мәгыйлев Русия Фәннәр академисе академигы В. Зыкин һәм доцент Р. Кадыйков белән берлектә үткәрелгән күпьеллык тикшере-нүләр нәтиҗәсендә бо­дайның югары уңдырышлы “Салават Юлаев” һәм “Ватан” дигән яңа сортларын уйлап тапты. Мәләвез, Дүртөйле, Нуриман районнарының кайбер хуҗалык­ларында узган елда бу сортлардан һәр гектардан 30-35 центнер уңыш алынды.

Рафаэль Ришат улы – респуб­ликаның үсемлекчелек тармагында баш белгеч, галим-агроном буларак лаеклы абруй яулаган, шулай ук, Европа галимнәре арасында да танылу алган шәхес. Ул – Башкортстан Фәннәр акаде­миясенең гыйльми советы рәисе буларак, үсемлекчелек тармагында фәнни тикшеренүләр үткәрүне оештыра һәм бу эшне җитәкли.

Чит ил продукциясен үзебездә җитештерелгәне белән алыштыру шартларында Р. Исмәгыйлев тармакны үстерүгә күп көч сала. Авыл хуҗалыгы министрлыгы кушуы буенча әлеге вакытта ул студентлар белән берлектә орлыкка кукуруз һәм сыра җитештерү өчен арпа үстерү технологияләрен эшләү белән шөгыльләнә. Күптән түгел үткән Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә академик В. Сотченко, университет һәм министрлыктагы хезмәттәшләре белән берлектә уйлап табылган кукурузны орлыкка үстерү технологиясе көмеш медальгә лаек булды.

Профессор – аудиторияләрдә, басуларда, диссертация советлары, фәнни конференцияләр, симпозиумнар утырышларында, фәнни белем бирү мәктәбендә көтеп алынган кеше. Аның җитәк­челегендә бер фән докторы һәм 25 кандидат әзерләнгән. Рафаэль Ришат улына киләчәктә дә фәнни-педагогик һәм җәмәгать эшчән-легендә зур уңышлар телим.

Рәзит НУРЛЫГАЯНОВ,
авыл хуҗалыгы фәннәре докторы,
Кемерово дәүләт авыл хуҗалыгы институты профессоры,
Яшкино район хакимияте башлыгының
беренче урынбасары.
Читайте нас: