Әйтик, Чиләбе өлкәсендә былтыр 8 китапханә, 12 клуб һәм 11 кино күрсәтү корылмасы ябылган. Дәүләт думасы Лев Толстойның “Анна Каренина” белән Федор Достоевскийның “Җинаять һәм җәза”, Николай Чернышевскийның “Нәрсә эшләргә?”, Михаил Булгаковның романнарын мәктәп программасыннан алып ташлау турында тәкъдим кертте. Ел башында ук Русия Фәннәр академиясенең гыйльми мәгълүмат институты китапханәсендә янгын чыкты, 5 миллионнан артык басма көлгә очты. Новосибирск шәһәрендәге балалар лагеренда хушлашу учагында да китаплар янды. Мәскәүдә Хорошево-Мневники районындагы сквердан караклар Пушкин һәйкәлен урлады. Санкт-Петербургта да вандаллар эш итте: Лермонтов йортының баскычын бизәүче декоратив бизәкләр юк булды... Кызганыч хәлләр.
Беренче китапханәләр Мисыр белән Кытайда безнең эрага кадәр өченче гасырда ук булган, диләр. Грециядә, Борынгы Римда, чиркәүләр каршында китап саклагычлар булган. Элекке СССР территориясендә дә китапханәләр тарихы гасырлар төпкеленә барып тоташа. III гасырда Хорезм төбәгендә — уку урыны, ә 1037 елда Ярослав Мудрый тарафыннан Киевта китапханә булдырыла. Русиядә беренче китапханәләр XI гасырда ук барлыкка килгән. XII гасырдан китапханәләр чиркәүләр каршында, шулай ук кенәзләрдә, чиркәү хезмәткәрләрендә, бай кешеләрдә барлыкка килә башлый. Русиядә беренче зур китапханәләрнең тарихы XVIII гасырдан килә. 1830 елда Русия Хөкүмәте эре губерна үзәкләрендә күп халык өчен (публичные) китапханәләр булдырырга карар итә.
Уфада халык өчен беренче китапханә Морзалар җыелышы бинасында 1836 елның 25 мартында, 180 ел элек ачыла. Бүгенге Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәне аның дәвамчысы дип әйтеп буладыр. Анда беренче китапханәләр фондыннан алынган сирәк китаплар күп саклана. Милли китапханә — Русия гомумдәүләт мәдәни мирасының мөһим өлеше, тарихи чыганаклар, илнең мәгълүмати ресурслары сакланган урын. Бу китапханәдә дөнья, Русия, төбәк күләмендә әһәмиятле булган ядкарьләр тупланган. Шулай ук, Милли китапханәдә 1861 елда ачылган Губерна статистика комитеты китапханәсе фондыннан күчкән китаплар да саклана, ә 1889 елда Уфада беренче Җәмәгать шәһәр китапханәсе булдырыла. 1921 елда Уфа губерна фәнни китапханәсе ачыла.
... Гасырлар буе кеше белемгә, китапка тартылган. Укыган кешеләр абруйлы саналган. Күпләп китапханәләр ачылган, дәүләт моңа акча кызганмаган. Чөнки китап җәмгыятьнең әхлакый нигезен булдыра. Әле яшьләребез китаптан баш тарту юлында. Көннәр буе интернет-уеннар уйныйлар. Уйланмыйча, кайгырмыйча, шатланмыйча, бернинди тойгы кичермичә виртуаль дошманнар белән көрәшә балаларыбыз. Виртуаль әхлаклы гына булмасалар ярый да бит...