+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
24 март 2016, 02:00

Китапка бәйрәм кирәкме?

1943 елның мартында Мәскәүнең Союзлар йортында уздырган истәлекле көн ачлык-ялангачлыктан җәфаланган сугыш чоры балалары өчен яшәү дәвам итүен дәлилләүче зур вакыйга буларак истә кала. Ул көнне Союзлар йортының иркен Колонналы залы өсләренә төсе уңып, искереп беткән күлмәк, курткаларын, аякларына ямаулы пималарын, үкчәсе тапталып беткән итекләрен кигән кызлар һәм малайлар белән шыгрым тулы була. Йончыган йөзле балалар, кинәт каты йокыдан уянып киткәндәй, бәйрәм тантанасында югалып кала. Алар үзләренә китаплар буенча яхшы таныш язучы һәм шагыйрь апа-абыйларын йотлыгып тыңлый. Балалар китабы атналыгын беренче тапкыр бәйрәм итү нәкъ менә сугыш елларында башлана.

Тантаналы Китап бәйрәме балалар язучысы Лев Кассиль һәм Балалар китабы нәшрияты директоры Людмила Дубровина башлангычы белән оештырыла. Бәйрәмдә кызларга һәм малайларга китаплары аша күптән таныш булган Самуил Маршак, Сергей Михалков, Агния Барто, Михаил Пришвин кебек язучылар һәм шагыйрь­ләр катнаша.

1944 елдан Балалар китабы атналыгы Бө­тенсоюз дәрәҗәсендәге чара буларак билгеләнә башлый, бу уңайдан СССРның барлык шәһәр һәм авылларында төрле акцияләр уздырыла.

Кызганычка каршы, хәзерге буын балалары арасында китап уку модада түгел, аларның тормышында телефон, планшет, компьютер кебек заманча технологияләр күбрәк урын ала. Баланы китап белән дуслаштыру өйдә — әти-әнидән башланса да, бу эш балалар бакчасында да, мәктәптә дә дәвам итәргә тиеш. Шуңа да, шәһәр һәм район үзәкләрендә сакланып калган балалар китапханәләрендә, мәктәптә китапка сөю тәрбияләүче төрле чаралар оештыру бүген аеруча мөһим санала. Һәр елны язгы каникул көннәрендә китапха­нәләрдә Балалар һәм үсмерләр китабы атналыгы үткәрелә. Атналык вакытында уздырылган фәһемле чаралар, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашу, билгеле, эзсез үтми, анда катнашкан һәр сабый һәм үсмер күңелендә яңа тәэссорат­лар тудыра, кызыксыну уята.
Читайте нас: