+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
24 март 2016, 02:00

Самолетлар маршрутсыз очмый

24 март – Русия Һава көчләре штурманнары көне. Ул 2000 елдан башлап билгеләнә. Штурманнар көнен билгеләү Русиядәге беренче аэронавигация станциясе төзүгә барып тоташа. Төгәл бер гасыр элек – 1916 елның 24 мартында Башкомандующий генерал Михаил Алексеев указы белән Үзәк аэронавигация станциясе төзелә. Анда хезмәт итүчеләр аэронавигаторлар дип атала. Беренче бөтендөнья сугышы барышында хәрби авиация структурасы камилләшә төшә, нәтиҗәдә, метеорологик, аэронавигация, аэрофотограметрик һәм инженер-техник хезмәтләр барлыкка килә.

Русиядә Һава көчләре барлыкка килгән елларда очыш вакытында төгәл маршрут билгеләүче приборлар булмый. Шуңа күрә очучыларга штурман-авианавигаторлар җирдәге ориентирларга карап һәм карта буенча маршрутны билгели.

Заман технологияләре үскән бүгенге көннәрдә дә штурманнар мәктәбе тулысынча бетерелмәгән. Бүген алар хәрби көчләрдә хезмәт итә. Чөнки хәрби бәрелешләрдә навигация җиһазлары сафтан чыккан очракта, очучы үзе генә маршрут билгели алмый. Югары тизлектә очучы самолетларда алар игътибарын башкага бүлми, бары тик идарә итү белән генә мәшгуль.

Бүгенге көндә Хәрби һава көчләре өчен штурманнар Чиләбе хәрби авиация институтында әзерләнә.
Читайте нас: