+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
26 март 2016, 02:00

Аларның хезмәте хәвефле һәм авыр...

Һәр елны 27 мартта илебездә Русия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре көне билгеләнә.Ул Русия Президенты Борис Ельцинның 1996 елның 19 мартындагы Указы нигезендә бәйрәм ителә башлады.

XIX гасыр башына кадәр Русиядә тәртип саклау һәм халыкның иминлеген тәэмин итү, табигать казалары вакытында халыкка ярдәм итү белән шөгыльләнүче махсус хәрби формирование булмаган. Бу эш белән башлыча строевой хезмәткә яраксыз солдатлар шөгыльләнгән.

Ә XIX гасыр башында, сак хезмәте булдырылгач, патша Александр Iнең 1811 елның 27 мартындагы указы нигезендә реформалар үткәрелгәч, Эчке сак хезмәте төзелә. Нәкъ шушы көнне Русия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре көне билгеләнә.

1911 елда тантаналы рәвештә һәм дәүләт дәрәҗәсендә 1860-1870 еллардагы хәрби реформа нәтиҗәсендә оештырылган урындагы гаскәр һәм конвой сагы хезмәтләренең 100 еллыгы бәйрәм ителә.

Эчке гаскәрләр бүген – Русия дәүләтен саклау системасының иң мөһим өлеше. Алар фидакарь хезмәте белән Ватаныбызның иминлеген тәэмин итә, хокук тәртибе сагында тора, гражданнарның хокукларын һәм иреген саклый. Эчке гаскәрләргә җинаятьчелекне, сәяси экстремистлыкны һәм террорчылыкны кисәтү, җәмәгать тәртибен саклау бурычы йөкләтелгән. Аларның хезмәте хәвефле һәм авыр.
Читайте нас: