+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
26 март 2016, 02:00

Бурдан кала, уттан калмый

75 ел элек беренче янгын сүндерү машинасы сафка кертелгән.Халкыбызның бу мәкале белән килешми мөмкин түгел. Адәм баласын фани дөньяда сагалаган куркыныч һәм дәһшәтле афәтләрнең берсе – янгын. Бакыйлыкта, ягъни теге дөньяда да гөнаһлы бәндәләргә нәкъ менә ут җәзасы вәгъдә ителгән. Киң мәгълүмат чараларында әле тегендә, әле монда янгын чыгу очраклары хакында хәбәрләр көн саен диярлек күренеп тора. Фәнни-техник прогресс, алга китүгә карамастан, аларның саны кимеми. Киресенчә, электр яки газ җиһазларының төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан янгын очраклары күбәя. Дөрес, бу афәт белән көрәшү ысуллары да гасырдан-гасырга камилләшә бара, һәм кешеләр үзләренә ярдәмгә яңадан-яңа машиналар, техник җайланмалар уйлап чыгара. Тарихта беренче янгын сүндерү машинасы кайчан барлыкка килгән соң?

Читайте нас: