+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
26 март 2016, 02:00

“Күңелдә йоклаган дәртне уятыр”

Чын сәнгать могҗиза тудырырга да сәләтле.Театрларның әле бигрәк тә җанланган чоры. Яз көнендә — күңелләр ашкынганда кем генә өендә утырсын! Язгы хисләрне тәртипкә салу өчен барысын да театрда табып була — сөйгәннәрдә өмет уята, боз туңган күңелләрне эретә, хисләрне нечкәртә ул... Бөтендөнья театр көне дә шушы вакытта — 27 мартта билгеләнә.

Әйткәндәй, сәнгать сөючеләр өчен бу көннәрдә бихисап яңа сәхнә әсәрләре тәкъдим ителде. Берничәсен генә атап үтәбез. Март башында Салават дәүләт башкорт драма театрында “Якташлар” (Мостай Кәримнең “Авыл адвокатлары” повесте буенча Антон Федоров инсценировкасы) спектакле уйналды.

Арытаба Башкорт дәүләт академия драма театрында яшь язучы Айгиз Баймөхәммәтовның “Калдырма, әни!” повесте буенча “Хыялга каршы” спектакле премьерасы үтте. Режиссер Илсур Казакбаев сәхнәгә куйган әлеге әсәрдә бүгенге тормышның бик тә катлаулы күренешләре тасвирлана. Спектакльдә — балалар йорты, ата-ана назыннан мәхрүм калган сабыйлар. Сәхнәдә — барысы да тормыштагыча.

7 апрельдә башкалага Стәрлетамак дәүләт урыс драма театры килә. Коллектив Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Александр Твардовскийның “Василий Теркин” поэмасы буенча концерт-спектакль куя.

11-16 апрельдә Уфа юбилей гастроль­ләре белән килүче Горький исемендәге Ырынбур дәүләт өлкә драма театрын көтә. Тамашалар Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә узачак.

— Иң яхшы спектакль­ләрне алып киләбез, — диде “Кызыл таң”чылар белән очрашу вакытында театрның баш режиссеры Рифкать Исрафилов.

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында шушы көннәрдә премьера спектакле күрсәтелә. Хәй Вахитнең “Туй алдыннан” әсәрен Башкортстанның һәм Татарстан­ның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Байрас Ибраһимов сәхнәгә куйган. “Язмышны алдап буламы?” дигән сорау куела спектакльдә. Әсәр герое авыр хәлдән җиңел котылырга уйлаган. Аның урынына җинаять җавап­лылыгын дусты алган. Күңелсез хәлләр онытылсын өчен дусларын да алыштырган. Әмма ясалма бәхет барыбер җимерелә.

Шунысы сөенечле, кеше кризиска да, илдәге тынгысыз хәлләргә дә карамыйча, театрга йөрүен дәвам итә.

— “Нур” театрына яратып йөрим, — ди уфалы Алина Кирәева. — Кайчагында күңел­дә әллә күпме сорау тудырган мәсьәләләр театрда җиңел генә чишелеш таба. Спек­такльдәге вакыйгалар тормыштан алына.

Чынлап та шулаймы бу? “Туй алдыннан” спектаклендә рәссам кыз Әдилә ролен уйнаучы актриса Ленария Хаҗиева белән сөйләшәбез (бу рольне Алина Дәүләтшина-Сабирҗанова да башкара).

— Әдилә иҗат белән яши, — ди Ленария, — әмма аңа никтер илһам килми. Картина да язылмый. Рафаэль белән очраша, мөнәсәбәтләр хәтта өйләнешүгә барып җитә. Чакырулар җибәрелгән, ресторан сөйләшенгән. Әмма күңеленә нидер җитми. Нәкъ шул вакытта биш ел төрмәдә утырып, иреккә чыккан беренче мәхәб­бәте Марат (Айнур Баянов) кайтып төшә. Һәм барысы да үзгәрә. Күп хаталар ачыклана. Рафаэль дә бит кайчандыр чын күңелдән Йолдызны (бу рольне Дамира Сәетова белән Айгөл Габдуллина башкаралар) яраткан. Ә язмыш үз кагыйдәләрен булдырган. Марат кайта һәм... Әдиләнең картинасы язылып бетә. Минем дә, Әдиләнеке кебек, тормышым бормалы. Актрисага тулыканлы иҗат итү өчен илһам кирәк. Әдиләне аңлыйм, кызганам. Яшәү өчен инструк­цияләр язылган булса икән... Юк шул... Аның каравы, язмыш үз кагыйдәләрен кора да, син шуңа буйсынасың.

— Чынлап та, без үзебез кебек үк кешеләрне уйныйбыз, — дип сүзгә кушыла театр актрисасы Рида Фәхрисламова. — Геройларның прототиплары да безнең арада яши. Аларга хас сыйфатларны хәтта үзеңдә дә табып була. Мәсәлән, “Гөргөри кияүләре” спектак­лендә мин Гөрпинә ролен башкарам. Аның холкы, дөрес­лекне яратуы якын миңа. Нәкъ аның кебек үк икейөзлелекне, юхалыкны күрә алмыйм. Һәм залда утырган һәр тамашачы үзенә кагылышлы темаларны, образларны эзли, аларны үзенә яраклаштырып карый. Моңардан фәһем ала, күңел табышмакларын чишә. “Коеп куйган фәрештә”дә Лилия образын гәүдәлән­дерәм. Ул бик эшчән, бер көне икенчесенә охшаш. Башта аның тормышы күңел­сез. Ниһаять, мәхәббәтен тапкач, тормышы үзгәрә. Миңа да һәрчак ярату хисе кичерү мотлак. Яратсаң, тирә-як матур күренә. Тормышта да шулай: кеше һәрвакыт җылы, ягымлы сүз көтә. Мактау ишетсәң, әйтерсең, канатлар үсә.

Форсаттан файдаланып, театрга бәйләнеше булган иҗат кешеләренең һәммәсен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Тормышыбызның нуры сез!
Читайте нас: