+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
26 март 2016, 02:00

Марста күл табылган!

2003 елның 26 мартында Марста туңган күл табыла. Галимнәр фикеренчә, 5 миллион ел элек үк 900ләп километр мәйданны биләгән урын су белән капланган булган. Су бозга әверелгән. Марста тормыш бармы, әллә юкмы? Бу бүгенге фәнгә дә билгесез. Марсны элек-электән үк “Кызыл планета” дип йөртәләр. Төнен, планета җиргә якын булганда бигрәк тә, бу ачык кызыл төстәге диск кешеләр күңелендә борчу тудыра.

Марс та Җир белән бергә Бөек туңу чоры кичергән булып чыга, күрәсең. Җирдә соңгы гаять зур туңулар безнең эрага кадәр 12-13 мең елларда тәмамланган. Махсус космик аппаратлар фотоларыннан күренүенчә, Марста су күп булуы раслана. Миллион еллар дәвамында андагы туң елга, диңгезләр кызыл магнит ком белән каплана. Бүген анда көчле ком бураннарын күрергә була.
Читайте нас: