+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
26 март 2016, 02:00

Папайя шпинат ярата

1937 елның 26 мартында АКШның Техас штатында Крисстал Сити шәһәрендә диңгезче Папайяга һәйкәл ачыла. Аны булдыруга шпинат үстерүче фермерлар акча җыя. Чөнки популяр мультфильм герое Папайя нәкъ шпинат ашап, искиткеч көчкә ия була. Бу мультфильм дөньяга чыкканнан соң, АКШта шпинат куллану 30 процентка арткан икән.

Папайяның мульткарьерасы 1933 елда башлана. Ул катнашкан серия­ләр­нең сюжеты Папайяның көндәше Блуто белән Оливия Ойл дигән чибәркәйнең йөрәген яулау өчен көрәштән гыйбарәт. Фильмның урталарында Папайя бер банка консервланган шпинатны бушатып куя да, көндәшенең күзеннән утлар чыгара башлый. Мультфильм диңгезченең шпинатны мактаган җыры белән тәмамлана.

Хәзер Папайя хакындагы мультфильмнар сирәгрәк чыга, шулай да туктарга уйламый, чөнки алар — шпинат җитештерүчеләрнең икмәге.

Мультфильм геройларына һәйкәл кую модасы безнең илгә дә килеп ирешә. Бүген Пензада — томан эчендәге Керпе, Ижевскида — Буратино, Раменскида Чебурашканың скульптур образлары бар.
Читайте нас: