+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
26 март 2016, 02:00

Сыйныфташка сәлам...

Бүген мәктәп укучысыннан алып әби-бабайларга кадәр көнен “В контакте”, “Одноклассники” сайтларына “күз салу”дан башлый. Берничә ел элек кенә мондый хәлгә ышанучы да булмас иде. Бу сайтлар нәрсәсе белән кешеләрне шулай кызыксындыра соң? Мәсәлән, соңгы вакытта популярлашып киткән “Одноклассники” кайчандыр бер мәктәптә укыган сабакташларга, бер парта артында утырган сыйныфташларга, бер уку йортында белем алган курсташларга бер-берсен табарга, аннан соң хәбәрләшеп торырга мөмкинлек ачты. Алай гына да түгел, социаль челтәрләр аша танышып, бергә оя корган парлар да бихисап хәзер.

“Одноклассники” проекты, CIassmates.com инглиз сайтына охшаш социаль челтәр буларак, 2006 елның мартында ачыла. Аның авторы — Русиядә туып-үскән Альберт Попков. Телекоммуникация өлкәсендә эшләүче Альберт Михайлович Лондонда яши, Европа илләрендә моңа охшаш проектларны төзүдә катнашкан. Сайт ачылу белән анда теркәлүчеләр саны коточкыч тизлектә арта башлый. 2006 елның ноябрендә әлеге сайтта 1,5 миллион кеше утыруы билгеләнә. “Одноклассники”да җир шары буенча таралышкан сыйныфташлар, курсташлар аралаша ала дисәк тә, Канада, Кытай һәм Берләшкән Гарәп Әмир­лекләрендә бу сайт дәүләт тарфыннан тыелган. Моның төп сәбәбе — андагы фотосурәтләрнең урындагы әхлак нормаларына туры килмәвендә.

Виртуаль миллионер Альберт Попков, 2010 елда үз өлешен DST ком-паниясенә сатып, уртак биләүчеләр исәбеннән чыга. Әлеге көндә “Одноклассники” проекты MaiI.ru Group кулында.
Читайте нас: