+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
26 март 2016, 02:00

Уңдык бит киленнән!

Бүген иртәрәк торып су җылытам, кичтән җебетеп куйган керләремне юам да, берничә кабат чайкатып, тышка чыгарып эләм. Ләгән-тасларны, кер каптыргычларын хәстәрлисе булыр, күпме су ташыйсы, аннан соң түгәсе дә бар бит әле – чиләкләрне дә барлап куярга кирәк...

Уянып киттем! Уффф, ярый әле төш кенә булган. Килен өйдә бит! Кер юуны кулдан тартып алган игелекле килен! Я, әйтегез, кызлар, кемнең шул киленнең ата-анасына һәйкәл куясы килмәсен? Таныш булыйк, кадерле кода, яраткан киленнең атасы Джеймс Кинг.

1851 елда ул дөньядагы иң беренче кер юу машинасын уйлап тапкан һәм аңа патент алган. Әлеге машинаны кул белән әйләндергәннәр. Ә аны күпләп җитештерүне оештыручы Уильям Блэкстоун шундый ук машина ясап хатынына бүләк иткән, калганнарга һәрберсен 2,5 долларга саткан. Әйткәндәй, ул нигез салган завод бүген дә эшли.

1947 елда автомат кер юу машинасы чыгарыла башлый. СССРда ул 1975 елдан конвейерга куела, тик аның хәвефсез “Вятка-автомат” варианты 1981 елда гы­на Киров шәһәрендә җитештерелә башлый.
Читайте нас: