Европаның иң озын күпере Португалиядә урнашкан. Лиссабонда Тежу елгасы аша төзелгән Васко да Гама исемендәге күпернең озынлыгы – 17,2 чакрым. Күпер 1998 елның 29 мартында ачылган. Шул елда диңгез сәяхәтчесе Васко да Гаманың Европадан Һиндстанга диңгез юлын ачуына 500 ел тулган. Күпер шәхси акчага төзелгән. Аны төзүче корылма аша үтүчеләрдән акча алу хокукына ия. 2008 елдан күпердән үтүче җиңел автомобиль хуҗалары – 2,25, йөк автомобиле руле артына утыручылар 10,1 евро түли. Корылма 120 ел хезмәт итүгә тәгаенләнгән. Ул сәгатенә 250 чакрым тизлектә искән җилгә дә чыдый ала. Кайбер субайларның диаметры – 2,2 метр. Күпер аша алты полосалы автомобиль юлы үтә.