+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
29 март 2016, 02:00

Алясканы кем саткан?

Аляска – мәйданы буенча АКШның иң зур штаты. Төньяк Американың төньяк-көнбатышында урнашкан. Шул ук исемдәге ярымутрауны, Алеут утрауларын үз эченә ала.

Чукот ярымутравыннан (Русия) Беринг бугазы белән аерыла, көнчыгышта Канада белән чиктәш.

Аляска XVIII гасырның беренче яртысында Русия империясе составына кушылган. 1799 елдан 1867 елга кадәр Аляска һәм якындагы утраулар белән Русия-Америка ширкәте идарә иткән. Кырым сугышы вакыйгалары (инлизләр Петропавловск-Камчатскига һөҗүм иткән) бу төбәкнең бөтенләй сакланмаганлыгын күрсәтә, шунлыктан, бу территорияне бушка югалтмас өчен, Русия хөкүмәте Алясканы сатып җибәрү турында карар кабул итә.

1866 елның 16 де­кабрендә Санкт-Петербургта император Александр II, финанс һәм диңгез министры, бөек кенәз Константин Николаевич, Русиянең Вашингтондагы илчесе барон Эдуард Стекль катнашлыгында махсус киңәшмә үтә. Анда Алясканы сату хуплана. 1866 елның 22 декаб­рендә Александр II терри­ториянең чикләрен раслый. 1867 елның мартында Стекль Вашингтонга килә һәм рәсми рәвештә Уильям Сьюардка мөрәҗә­гать итә.

Алясканы сату турындагы килешүгә 1867 елның 30 мартында Вашингтонда кул куела. 1 миллион 519 мең квадрат километр территория алтын белән 7,2 миллион долларга сатыла.

Рәсми рәвештә Аляска АКШка шул елның 18 октябрен­дә тапшырыла. Ситка фортына адмирал Алексей Пещуров җитәк­челегендә Русия комиссионерлары килә, биредә тантаналы рәвештә Русия әләме төшерелеп, Американыкы күтәрелә. АКШ ягыннан тантанада генерал Лавелл Руссо җитәкчелегендә 250 солдат катнаша. Генерал соңыннан бу вакыйга хакында дәүләт секретаре Уильям Сьюардка рапорт тапшыра. 1917 елдан башлап 18 октябрь Аляска көне буларак билгеләп үтелә.

Шушы елларда Аляскада алтын табыла. “Алтын бизгәге” елларында биредә бер мең тоннага якын кыйммәтле металл чыгарыла, бүгенге бәяләр белән исәпләгәндә ул 13-14 миллиард доллар дигән сүз...
Читайте нас: