+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
29 март 2016, 02:00

Корал һәм... ялган акчалар белән

1940 елның 29 мартында Бөек Британия банкы ялганны ясаудан югары дәрәҗәдә сакланган беренче кәгазь акчалар бастыра. Акчаларның төсләре дә үзгәреш кичерә.

Шул чордан бирле кәгазь акчалар бик юка металл җеп кулланып ясала.

Бу яңалыкка нацистлар этәргеч бирә. Адольф Гитлер Бөек Британияне корал гына түгел, икътисади бөлгенлеккә төшерү белән дә җиңәргә планлаштырган. Аның нияте буенча, Бөек Британиягә ялган акчалар кертелергә тиеш булган. Аларны Заксенхаузен һәм Освенцим концлагерьлары тоткыннары баскан. Югары сыйфатлы фунтларын чын акчадан аеру авыр булган. Гитлер планы чынга ашмый.

Бүген технологияләр алга китсә дә, ялган акча ясаучылар табылып тора. Шулай да, без капчыкта ятмый. Җинаятьчеләр тотыла һәм җәзага тарттырыла.
Читайте нас: