Ут яугирләре көнен бары тик ир-атлар гына бәйрәм иткән. Анда баш киемсез йөрү тыелган. Шлем кигән ир-егетләр өч учак яндырган. Алар изге булып исәпләнелеп, алардан факелларга ут кабызылган. Яланда оештырылган табынга бары тик тупас ашамлыклар гына куелган. Анда пешкән сарык ите булу мәҗбүри.
Заратуштра динен тотучылар фикеренчә, ут гаять зур чистарту көченә дә ия. Моның калдыкларын татар йолаларыннан да күрергә мөмкин. Күрәсең, утка табыну заманында татарлар арасында да көчле булгандыр. Моның чагылышын халкыбызда элек киң таралган сөрән йоласыннан да күрергә мөмкин. Бүгенге көндә ул күпмедер дәрәҗәдә Бакалы районы керәшеннәрендә генә сакланган. Йоланың магик вазыйфасы – авылны, өйләрне явыз рухлардан арындыру, үз-үзеңне гөнаһлардан чистарту.
Сөрән түбәндәгечә үткәрелгән: иртә белән авылдагы барлык йортларда да мичләр, учаклар сүндерелгән һәм авыл уртасында, я булмаса ындыр артына зур учак ягылган. Кешеләр гөнаһлардан котылу өчен шул учак аша сикереп чыгарга тиеш булган. Бу вакытта төрле им-том такмаклары әйтелгән, ягъни сөрән салынган. Йоланың ахырында һәркем учактан артыш ботагына ут элдереп алып кайтып, өендәге учакны шуның ярдәмендә яңадан тергезгән, почмакларны төтәсләп чыккан. Шул рәвешле, авылдан бөтен чир, явызлык куып чыгарылган.