Татлы һәм куе әлеге эчемлектән башы төзәлеп киткәч, Пембертон әфәнде аны даруханәдә сатуны җайга салырга булган. Беренче көннәрдә үк аны 5 центка сатып ала башлаганнар. Соңрак газлы суга салганнар, ә Пембертонның дусты Френк Робинсон аңа “Кока-Кола” дигән исем һәм махсус шрифт уйлап тапкан.
Пембертонның вафатыннан соң, Аза Кендлер аның хатыныннан “Кока-Кола”ның рецептын 2300 долларга сатып алган һәм эчемлекне тимер савытларда чыгара башлаган.
Ә 1893 елда Нью-Берн шәһәрендә яшәүче Калеб Брэдхем газлы су, шикәр, ванилин, кола чикләвеге һәм кайсыбер сирәк очрый торган майлар ярдәмендә ашказанын эшләтеп җибәрә, кәефне күтәрә торган эчемлек уйлап тапкан һәм аны “Пепси-Кола” дип атаган. Шул чордан башлап, менә инде йөз елдан артык бу ике эчемлек арасында “кайсыбыз яхшырак?” дигәнрәк бәйге бара. Безгә килгәндә, аларның икесе дә безнең эчемлекләрдән калыша, нәкъ җырдагыча:
Их, кока-кола-кола...
Ике теләгем кала:
Берсе – әйрән, берсе – чәй,
Салып сөйләш, җиңгәчәй!