Бу елларда Русия эшчеләре дә, бигрәк тә хатын-кызлар белән балалар, бик авыр хәлдә яши. Завод-фабрикаларда 14шәр сәгать — иртәнге дүрттән кичке сигезгә кадәр тир түгәләр. Машиналар файдаланылган эре предприятиеләрдә генә 12 сәгатьлек эш көне була. Ә вакларында халыкны 18 сәгатькә кадәр интектергәннәр. Бигрәк тә үсмерләр хезмәте киң файдаланылган.
12 сәгатьлек эш көнендә фабрикантлар эшчеләрне кирәгеннән артык эшләргә мәҗбүр иткән. Эшченең хезмәт урынын чистартуы, машиналарны хезмәтләндерүе, көйләве-майлавы эш вакытына кертелмәгән. Берничә туку фабрикасында бер сәгатькә артта кала торган сәгатьләр куеп, артыграк эшләргә дә мәҗбүр иткәннәр. Эшчеләрнең үз сәгатьләре булмагач, алар хуҗаларының мондый мутлыклары турында белмәгән дә. Бу вакытта эш сәгатен көйләүче законнар булмый, барысы да хуҗаның намусына бәйле була.
Франциядәге закон көченә кереп 23 ел үткәч, 1923 елның 31 мартында, итальян Муссолини бөтен хезмәтчәннәргә дә 8 сәгатьлек эш көне билгели. Ләкин Сталин барысын да уздыра — 1927 елның көзендә эшчеләрнең 7 сәгатьлек эш көненә күчүе зур вакыйга була. Сталин Конституциясе бу хокукны 119нчы мәддә белән ныгыта.
Ләкин 1940 елда, дөньядагы катлаулы хәлгә сылтанып, 8 сәгатьлек эш көне һәм җиде көнлек эш атнасы кире кайтарыла.