1894 елда АКШта 1 апрель Кошлар көне дип игълан ителә. 1906 елда шул көнне кошларны саклау буенча халыкара конвенция кабул ителә. Мәскәүдә бу бәйрәм 1927 елда билгеләнә башлый, ә 1928 елда илебезнең бөтен почмакларында да үткәрелә.
Бу көнне җылы яклардан очып кайтучы кошларга ярдәм күрсәтелә, Кызыл китапка кертелгән кошларны яклау оештырыла, чөнки күп кошларга браконьерлар һөҗүм иткән. Ә ерткыч кошлар зыян китерүче булып саналган, шуңа алар да юк ителгән. Ләкин канатлы дусларыбыз зарарлы бөҗәкләрне юк итә. Мәсәлән, бер песнәк көненә – 500-600 корткычны, тукран меңгә якын бөҗәк чүпли. Ә ерткыч кошлар табигатьтә санитар ролен башкара. Кимерүчеләр белән тукланып, авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтә. Сайрар кошлар кешеләрне моңнары белән дәртләндерә.
Яз җитү белән җылы яклардан күчмә кошлар әйләнеп кайта. Ата-бабадан килгән файдалы эш – сыерчык оясы ясап кую – кешеләргә сөенеч китерә. Кемнәрдер бу изге эш белән шөгыльләнсә, икенчеләр кошлар турында шигырь яза, җыр өйрәнә, сурәт төшерә. Олы бәйрәмгә, язгы тантанага барысы да әзер.
Безнең мәктәп укучылары да бу күңелле бәйрәмгә ел саен кушыла. Быел 1-2нче сыйныф укучылары шигырьләр ятлады, ә 3-4нче сыйныфлар кәгазьдән сыерчык оялары проектлары эшләде һәм, аларны яклап, укучылар кошларның табигатькә файдасы турында сөйләде. Әтиләре, абыйлары ярдәмендә 25 укучы, сыерчык оялары ясап, агач башларына элделәр. Хәзер инде сыерчыкларга бала чыгару өчен оя сайлыйсы гына калды. Рәхим итегез, кошкайларым!
Динар МӘҖИТОВ,
Иске Туймазы мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.