+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
31 март 2016, 02:00

Нык тоталар дөнья тезгенен

Игезәкләр тормышында һәрвакыт ниндидер серлелеккә, чагу вакыйгаларга урын буладыр, күрәсең. Күптөрле тикшеренүләр ачыклавынча, алар бер-берсенең күңел халәтен, тирән кичерешләрен меңнәрчә чакрымнан да тоярга сәләтле.

Дүртөйле районында гомер кичерүче игезәкләр Альфира Исхакова һәм Альфрит Мирзаянов та — берсе өчен берсе өзелеп торучы туганнар. Ягымлы яз аенда 60 яшьлек гомер бәйрәмнәрен билгеләүче игезәкләр Дүртөйле районының Таубаш-Бадрак авылында дөньяга килә.

— Без туганчы әти белән әниебезгә кайгы диңгезендә озак йөзәргә туры килә: бер-бер артлы ике кыз, бер ир балалары сабый чакларында ук үлә, — дип сөйли алар. — Ниһаять, сау-сәламәт кызлары, аңардан соң теремек игезәкләре якты дөньяга аваз салгач, шатлыклары эчлә-ренә сыймый, әлбәттә.

Бездән соң тагын өч кыз балага гомер биргән әти-әниебез искиткеч сабыр холык­лы, шәфкатьле күңелле, эшсөяр кешеләр иде. Әтиебез Әмирҗан колхозда бригадир, ферма мөдире, умартачы булып хез­мәт салды. Кайда гына эшләсә дә, рәсеме мактау тактасыннан төшмәде, авылдашларыбыз арасында зур ихтирамга лаек булды. Әнкәебез Талибәнең дә бер минут кул кушырып утырганын күрмәдек: ул колхозда гектарлап чөгендер дә, мәк тә утады, бозау караучы булып та эшләде. Яшьлеге дәһрилек алга сөрелгән болгавыр заманга туры килсә дә, күңелендә иман нурын саклап кала алган шәхесләрдән иде ул, шуңа олыгайган көнендә ныклап дин юлына басуы һич гаҗәп түгел. Биш вакыт намазын калдырмады, җентекләп Коръәнне өйрәнде. Авылда “Ак әби” дип йөрттеләр үзен. Әхирәткә күчкәнче йортыннан кеше өзел­мәде: дога багышлавын үтенеп тә, киңәш сорап та килә иде аның янына яше-карты.

Мирзаяновлар балаларын кечкенәдән хезмәтне яратырга өйрәтеп үстерә, шуңа кызлары да, уллары да тормышта үз урыннарын табып, матур итеп яши. Альфрит Әмирҗан улы бүген өч авылның – Таубаш-Бадрак, Бишкурай, Быргатаның имам-хатыйбы вазыйфасын башкара. Альфира ханым да, лаеклы ялдамын дип, оныкларына оекбашлар гына бәйләп утырмый, Дүртөйле шәһәренең үзәк базарында малтабар улы белән берлектә балык сату эшен оештырып, уңышлы алып бара.

Күңелдә — хезмәт дәрте, беләктә дәрман булганда, ничек итеп эшсез тормак кирәк! — ди алар. Ә Альфрит хәзрәт гомер юлдашы Резеда Гакыйф кызы белән, төп нигезне таркатмыйча, авылдашларын сокландырып яшиләр. Дүрт бала тәрбияләп үстергән алар.

Бу булдыклы парның ихатасы тулы мал-туар. Сыер, тана гына түгел, атлар да асрый алар. Ел саен каз өмәсе оештырып, 25-30ар баш каз чала, 50шәр бройлер, үрдәкләрнең төрле токымын үстерә. Моннан тыш, Альфрит хәзрәтнең 90 баш умартасы бар.

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” диләр бит, — дип елмая ул. — Әти-әниебез дә белемгә омтылырга кирәклеген сеңдереп тәрбияләде.

Дүрт ел туган авылларында башлангыч мәктәптә укыгач, игезәкләр сигез чакрымдагы күрше Кәңгештә тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Альфрит — Уфада электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, ә Альфира Бөредә штукатур-маляр һөнәрләрен үзләштерәләр.

Республикабыз башкаласындагы нефть эшкәртү заводында яхшы гына эшләп киткән Альфритка олыгайган әти-әнисе янына ике елдан авылга кайтып урнашырга туры килә. Колхозда аеруча кирәкле шофер һөнәренә дә, биредә озак еллар күмәк хуҗалыкның умарталыгында хезмәт салган әтисенә алмашчы булыр өчен умартачыга да укып чыга. Алган белемнәре берсе дә артык булмый. Авылны су белән тәэмин итү челтәрен дә ул тәртиптә тота.

Бүген дә авылдашлары ни булса да Альфрит Әмирҗан улы янына йөгереп килә. Оста куллы булуы өстенә, Ислам институтын тәмамлаган имам-хатыйп олысын-кечесен дин кануннары буенча яшәргә өйрәтә, акыллы сүзе, анык эше белән ярдәм күрсәтә. Бәби туса да, никах укырга кирәк булса да, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату да Альфрит хәзрәттән башка үтми.

— Күңелендә иман нуры балкыган адәм баласына яшәү күпкә җиңелрәк, — ди имам-хатыйп. — Әтиебез ягыннан да, әниебез ягыннан да картәтиләребез хәзрәтләр, үз заманының укымышлы кешеләре булган. Шуңа, күрәсең, яшьтән дингә тартылганмындыр.

Альфрит Әмирҗан улы күңелендә йөрткән изге хыялы белән дә бүлеште: туган авылында Аллаһ йорты – мәчет төземәкче икән ул. Бу эшне озакка сузмыйча башлап җибәрергә ниятли. Күркәм башлангычы уңышлы булыр дип ышанабыз.

— Безне туганым белән ниндидер күзгә күренмәгән җепләр бәйли сыман, — дип уртаклаша Альфира Әмирҗан кызы. — Көн саен телефон аша хәллә­ребезне белешеп, көн аралаш күрешеп торабыз. Гадәттә, нинди дә булса вакыйгага, күренешкә карата фикерләребез туры килә. Альфрит авырыбрак китсә, мин шунда ук сизәм.
Ире Вәкил белән (кызганычка каршы, ул күптән гүр иясе) бер кыз һәм бер ул үстергән Альфира ханымның тормышы да намуслы хезмәттә үткән. Яшьлегендә төзелештә дә, заводта да эшләгән ул, һәм менә лаеклы ялында да, җил-җил ат­лап, көн дә иртә таңнан эшкә чыгып китә.

— Балаларыма, оныкларыма кирәк булуыма, җәмгыятькә әле файда китерә алуыма сөенеп яшим, — ди ул.
Алтмыш яшьләрен билгеләүче, әле дә егәрле, гөрләтеп дөнья көтүче, күпләргә матур үрнәк күрсәтеп яшәүче Альфира ханым һәм Альфрит хәзрәткә тагын бик күп юбилейларын сәламәтлектә, җан тынычлыгында каршы алуларын, бүгенгедәй, янәшәдәгеләрнең тирән ихтирамын тоеп гомер кичерүләрен телибез!
Читайте нас: