+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
2 апрель 2016, 02:00

Җирдә казынучылар бәйрәм итә

Апрельнең беренче якшәмбесендә Геологлар көне билгеләп үтелә. Геология — җирнең составын, җир кабыгының төзелешен һәм үсешен, җирдәге органик тормышның тарихын, шулай ук, файдалы казылмаларны өйрәнә торган фән. Бу бәйрәмне геология инженерлары, геохимиклар, геофизиклар, казылмаларны эзләп табучылар һ. б. төрле һөнәр ияләре билгели. Җир тетрәү, вулкан ату, бозлыклар барлыкка килү, җир кабыгы хәрәкәтен өйрәнү дә алар иңендә.

Геологлар көнен оештыруга 1966 елда Көнбатыш Себердә байтак нефть-газ чыганаклары ачылу сәбәпче.

Академик А. Л. Яншин җитәкчелегендәге галимнәр төркеме СССРның Югары Советына һөнәри геологлар көне булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Бу көннең рәсми статусы 1966, 1980, 1988 елларда үзгәреп торса да, Русия Президенты Владимир Путинның 2013 елгы указына ярашлы хәзер ул үзгәрмәячәк: апрельнең беренче якшәмбесе – геологлар бәйрәме.
Читайте нас: