Элек мондый телефонсыз ничек яшәвебезне хәзер күз алдына китерү дә авыр. Ә ул чаклар әллә ни ерак та түгел. Үзең белән йөртерлек кәрәзле элемтә телефонының ата-бабасы булган “Motorola DynaTAC” 1973 елда чыгарылган. Шул елның 3 апрелендә бу телефонны уйлап табучы Мартин Купер беренче шалтырату ясаган. “DynaTAC”ның авырлыгы 1 килограмм 15 грамм тәшкил иткән. Алгы панелендә 10 цифрлы клавиша, чакыру һәм сөйләшүне туктату төймәләре булган. Дисплее булмаган. Кулланылмаганда телефон — сигез, ә сөйләшү режимында бер сәгатьтән дә аз эшләгән. Ә бүгенге телефоннар зарядка алмыйча атналар буе эшли, йөзәрләгән функциясе бар. Алар ел саен диярлек камилләшеп тора. Киләчәктә, хәтта 5 елдан аларның ни дәрәҗәдә үсеш алачагын күз алдына да китереп булмый.