+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
2 апрель 2016, 02:00

Русия һәм Белоруссия бер тамырдан!

2 апрельдә Белоруссия һәм Русия халыклары бердәмлеге көне билгеләп үтелә. 1996 елның нәкъ шушы көнендә ике илнең президентлары Борис Ельцин белән Александр Лукашенко Мәскәүдә “Русия һәм Белоруссия Берлеген оештыру турында” килешүгә кул куйдылар.

Бер елдан, 1997 елның 2 апре­лендә, “Белоруссия һәм Русия Берлеге турында” килешү төзелде. Бу документ ике дәүләтнең үзара бәйләнешләрен ныгытырга булышлык итте.

1997 елның 23 маенда Белоруссия һәм Русия Берлегенең Уставы кабул ителде, ә 1998 елның 25 декабрендә ике ил президенты “Русия һәм Белоруссиянең арытаба­н­гы бердәмлеге турында” Деклара­циягә кул куйдылар, 1999 елның 8 декабрендә “Союздаш дәүләт төзү турында” килешү гамәлгә керде.

Соңгы елларда бу дата киң бил­ге­ләнмәсә дә, Русиядә һәм Белорус­сиядә шушы уңайдан конферен­цияләр һәм башка чаралар үтә.

Шушы дата уңаеннан бер вакыйганы искә төшерәсе килә. Узган елның май аенда “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм җитәкчелегендәге унҗиде кешедән торган төркем Витебск өлкәсенең Дубровно районын азат итү өчен барган сугышларда һәлак булган мәшһүр композитор, татар-ның беренче милли балетын тудырган Фәрит Яруллинның рухына дога кылу өчен Белоруссиядә булды. Төркем составында шушы юлларның авторы да бар иде. Безне Белоруссия бик җылы, күптәнге дусларын көткәндәй каршы алды.

9 майда – Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләгән көнне без Витебск өлкәсенең Дубровно шәһәрендә сугыш ветераннары, хезмәт коллективлары вәкилләре, халкы белән үзәк урамнардан үттек, һәйкәлләргә чәчәкләр салдык. 10 меңнән артык совет солдаты җирләнгән “Рыленки” мемориаль комплексына барып, митинг-реквиемда катнаштык.

Башкортстан делегациясе совет солдатларының исеме уеп язылган 300 таш плитәнең берсе янында тукталды. Биредә татар халкының бөек композиторы Фәрит Яруллин җирләнгән. Мөхәммәт хәзрәт Галләм, Фәрит Заһидулла улының рухына багышлап Коръән Кәрим укыды һәм дога кылды, делегация вәкилләре чәчәкләр салды. Дубровно балалар сәнгать мәктәбендә Фәрит Яруллинга багышланган кичәдә катнаштык. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда бәйрәм концерты булды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгында Дубровно шәһәрендә татар, башкорт һәм урыс телләрендә җырлар, курай моңы яңгырады.
Читайте нас: