Гасыр ярым дәвамында заводның хуҗасы берничә тапкыр алмашына. Биредә бер гасырга якын бакыр эретелә һәм авыл хуҗалыгы кораллары җитештерелә. 1897 елда кризис нәтиҗәсендә заводта бакыр кою туктый. ХХ гасыр башында завод тормышының яңа этабы башлана. 1904 елда җирбиләүче Андрей Дашковның вафатыннан соң, яңа хуҗа, княгиня Радзвилла барлык корылмаларны сата, заводның төп корпусын Уфа земствосына арендага бирә. Бу чорда заводта авыл хуҗалыгы эш коралларына тимер детальләр һәм тегермәннәр өчен механизмнар җитештерелә. Ул вакытта поселокта 5488 кеше яшәгән, православие чиркәве, мәктәп, волость идарәсе, почта-телеграф бүлекчәсе, табиб пункты, кредит ширкәте, 47 сәүдә ноктасы булган.
Беренче бөтендөнья сугышы вакытында фургон, патрон һәм снарядлар ташу өчен чана эшләгәннәр. 1920 елларда ашлык җилгәргеч, умарта һәм мәктәп парталары ясаганнар. 1929 елга кадәр заводта трактор прицеплары һәм басу вагончыклары җитештергәннәр.
Бөек Ватан сугышы елларында заводка Туапседан эре машиналар төзү предприятиесе эвакуацияләнгән. Бу чорда поселокта 12 меңнән артык кеше яши. Бүген “БАЗ” җәмгыяте – Русиядә киң билгеле предприятиеләрнең берсе.
1941 елның 5 апрелендә Благовещен эшчеләр поселогына республика әһәмиятендәге шәһәр статусы бирелә. 1965 елда Благовещенда ике катлы торак йортлардан торган шәһәрчек төзелә, Коммунистик һәм Пушкин урамнарында кирпечтән ике катлы йортлар салына. Рәсми мәгълүматларга караганда, 1968 елның 1 гыйнварына Благовещен шәһәрендә 13633 кеше яшәгән, 40 шәхси автомобиль булган. 2002 елда узган Бөтенрусия халык исәбен алу мәгълүматларына караганда, районда — 48850, шул исәптән Благовещен шәһәрендә 32989 кеше яшәгән.
ХХ гасыр башына Благовещен поселогында 12 урам һәм 16 тыкрык булса, әле 147 урам һәм бер тыкрык бар.