Русия Федерациясе эчке эшләр органнарында тикшерү аппараты булдыру җинаятьчелеккә каршы көрәшүне көчәйтү ихтыяҗы белән бәйле. Практика мондый карарның дөрес булуын күрсәтте. Узган еллар эчендә алдан тикшерү органнары ныгыды, аларның эш алымнары ачыкланды.
1963-65 елларда бу орган аеруча зур күләмдә урлашулар кебек хуҗалык итү өлкәсендәге җинаятьләрне тикшерә башлый. Тикшерүчеләр бу категория эшләрне карауны 2 проценттан 90 процентка кадәр җиткерә. 1965-78 елларда тикшерүчеләр әзерли торган уку базасы киңәйтелә, аларның гамәлләре һәм карарлары өч төрле (ведомство, прокурор һәм суд) контрольдә тотыла. Сиксәненче елларда тикшерүне үзаллы структурага бүлеп чыгару тәҗрибәсе үткәрелә, ләкин аның нәтиҗәсе уңыш-сыз булып, ул тиз арада туктатыла.
Әлеге вакытта Эчке эшләр министрлыгының тикшерү аппараты — бөтен җинаятьләрнең 93 процентын тикшерүче орган. Алар җәмәгать тәртибен күзәтү, җинаять эшләрен тикшерү һәм җинаятьчеләрне эзләү белән шөгыльләнә. Бүген тикшерү органнары системасына РФ Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү комитеты җитәкчелек итә.