+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
5 апрель 2016, 02:00

Мәскәү трамвайларын атлар сөйрәгән

6 апрель – Мәскәү трамваеның туган көне. Биредә бер үзенчәлеккә игътибар итү мөһим. Мәскәүдә беренче трамвайлар 1872 елның 25 июнендә үк хәрәкәт итә башлаган. Ләкин пассажирлар утырган вагоннарны атлар сөйрәгән. Трамвайлар XIX гасыр ахырында гына электр энергиясендә эшли башлый.

Тарихтан мәгълүм булуынча, башта парда эшләүче двигательләр файдаланылган. 1886 елда Мәскәүдә пар двигателендә эшләүче трамвай йөри башлый. Халык аны, яратып, “паровичок” дип йөрткән. Янгын хәвефсезлеге кагый­дәләренә җавап бирмәгәнгә, аны шәһәр читендә генә файдаланганнар, ә Мәскәү үзәгендә, элеккечә, атлар җигелгән вагоннар йөргән.

Мәскәүдә электр двигателендә эшләүче беренче трамвай 1899 елның 6 апрелендә генә маршрутка чыга. Мәскәү Русия империясенең мондый төр транспорт йөри башлаган сигезенче шәһәре була.
Читайте нас: