+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
7 апрель 2016, 02:00

Аннан зуррак байлык юк

Ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне үтә, нәкъ шул көнне 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Уставы көченә керә. Бу көнне билгеләү идеясе ассамблеянең беренче сессиясендә үк тәкъдим ителә.

Ел саен бу көн билгеле бер темага багышлана һәм сәламәт тормышны пропагандалаучы төрле чаралар үткәрелә. Алар кешеләр сәламәт­лекнең никадәр мөһим икәнлеген аңласын өчен оештырыла. Һәр елны Бөтендөнья сәламәтлек көне глобаль проблемаларга багышлана һәм төрле девиз астында үтә. Мәсәлән, 2009 елда медицина учреждениеләренең хәвефсезлеге һәм медицина хезмәт­кәр­ләренең гадәттән тыш хәлләр вакытында ярдәмгә әзерлеге тикшерелде. 2010 елның девизы “Мең шәһәр – мең гомер” дип аталды. Шәһәрләрдә сәламәтләндерү чараларын оештыру өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәл­телгән акцияләр үтте. 2011 ел – микробларга каршы препаратларга, 2012 ел – өлкән яшьтәге кешеләргә, 2013 ел югары кан басымына багышланды. “Кечкенә тешләү – зур бәла башлангычы” – 2014 ел темасы шулай аталды. Үткән елда азык-төлек хәвеф­сез­леге үзәктә булды.

Бөтендөнья сәламәтлек көне – планетада яшәүче һәр кешенең игътибарын сәламәтлек һәм аны саклау проблемаларына җәлеп итүгә корыл­ган глобаль кампания.
Читайте нас: