Фильмда туктаусыз сәяхәттә көн күргән халыкның язмышы, үзенчәлекле тормыш рәвеше дә чагу күрсәтелә. Фильмның авторлары, аларны башка халыкларга якынайтып, күрше итеп күрсәтергә тырышса да, гамәлдә, чегәннәр үзләренә генә аңлашылучы, башкалар өчен ябык тормыш белән яши. Шулай да һәр елны 8 апрельдә ябык капкалар бераз ачыла, чөнки бу көнне Халыкара чегәннәр көне билгеләнә.
Бу халык турында беренче рәсми мәгълүматлар 1501 елга карый. Нәкъ шул чорда аларның юлбашчысы Василь Литва кенәзе Александр Казимировичтан саклык грамотасы ала. Әмма 1971 елда гына дөнья буйлап сибелгән халык вәкилләре, Бөтендөнья чегән конгрессына җыелып, үзләрен бердәм, азат милләт дип игълан итә. Лондон шәһәрендә оештырылган әлеге чарада флаг һәм гимн кабул ителә. Әләмгә чегәннәрнең мәңгелек символы булган арба тәгәрмәче рәсеме төшерелгән. Димәк, чегән арбасы үзенең юлын дәвам итә, ул арбадан төшеп калганнар безнең арада да яшәячәк әле.