+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
7 апрель 2016, 02:00

Диңгез төбендә — 27 ел

1989 елның 7 апрелендә үзенең өченче хәрби вахтасыннан кайтып килгәндә әлегәчә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында чыккан янгыннан Төньяк флотның “Комсомолец” атом су асты көймәсе бата. Соңрак бу көн илебездә Су асты көймәләрендә һәлак булганнарны искә алу көне дип игълан ителә.

Сигез ел дәвамында төзелгән “К-278” көймәсе куйган рекордларны дөньяда әле булса кабатлый алучы юк. 1985 елның 4 августында ул 1027 метр тирәнлеккә төшә. Билгеле, төрле махсус су асты аппаратлары берничә километрга диңгез төбенә төшә ала, әмма 5 катлы өйдән дә зуррак булган су асты көймәләре түгел. Әйтик, безнең киң билгеле “Мир” аппараты ярдәмендә 1,5 километрдан артык тирәнлектә Норвегия диңгезе төбендә төгәл 27 ел ятучы “Комсомолец”ка махсус җиде экспедиция оештырыла. Җентекле тикшеренүләр аның диңгез экологиясенә куркыныч тудырмавын, атом реакто­рының ышанычлы томаланган булуын раслый.

Һәлакәт килеп туганда “Комсомолец” та аның запас экипажы була. Кызганычка каршы, 69 кешенең 27сен генә коткара алалар. Күпчелек ярдәм соң килү нәтиҗәсендә тән суынудан үлә. Биш кеше, шул исәптән, капитан Евгений Ванин, көймә эчендә калып һәлак була. “Комсомолец”, ирексездән, тагын бер дөнья рекордының сәбәпчесе була: мичман Виктор Слюсаренко әлегәчә дөньяда 1,5 километр тирәнлектә ятучы су асты көймәсеннән исән чыга алган бердәнбер диңгезче булып кала.

Әлеге һәлакәттә, 2000 елның августында баткан “Курск”тан аермалы буларак, Башкортстан егетләре булмый. “Курск”та, белүебезчә, безнең дүрт егетебез батырларча һәлак булды. Алар һәм хәрби флотта һәлак булган башка Башкортстан диңгезчеләре истәлегенә Уфаның Җиңү паркында обелиск куелган. Ул чын су асты көймәсенең рубкасыннан ясалган.
Читайте нас: